Һава сатам, кем ала?

Пекинда һаваның чамадан тыш пычрануы аркасында кытайлылар Канададан актив рәвештә чиста һава баллоннары сатып ала башлаган. Бер баллонга 7,7 л чиста һава сыя, ул 100 юаньга сатыла ($15). Мондый бәя Кытайдагы шифалы су бәясеннән 50 таркыр кыйммәтрәк. Сату белән Канада стартапы Vitality Air шөгыльләнә.
Элек «Һава өчен дә түли башларбыз инде озакламый» диюләр шаярту булса, бүгенге көндә инде чынбарлыкка әйләнә.