Һава торышы турында

Бу ун көндә Казанда тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан югары булачак. Татарстан башкаласындагы аномаль һава торышы турында КФУ профессоры Юрий Перведенцев әйтә. 

Иртәгә, 19 март сишәмбе көнне көндез 3 градус җылы, ә төнлә 2 градус салкын булуы көтелә. Алга таба, әйтик, чәршәмбедән, һава торышы Атлантик циклон тәэсирендә үзгәрә.

Мәсәлән, 20 март көнне, Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез — 4 градус җылы, ә төнлә 0 градус булыр дип фаразлана.

24 мартка кадәр тәүлекнең уратача һава торышы нормадан 4 градуска югары булачак. Март явым-төшем буенча үз нормасын арттырып үтәде. КФУның Метеостанциясе мәгълүматларына караганда, бу айда 34 миллиметр явым-төшем булган.

Көн белән төн тигезләшкән көнне, 21 мартта, көндез 4 градус җылы, ә төнлә 2 градус салкын булуы һәм бераз яңгыр көтелә. Якшәмбе көнне, 24 мартта, һава температурасы 3 градуска җылыныр дип фаразлана. Бераз кар һәм яңгыр көтелә.