Һава торышы турында

Шушы ункөнлектә температура күрсәткечләре нормадан югары булачак, ә явым-төшемнәр, киресенчә, азрак. Бу хакта «Татарстан 24» каналындагы «Главные новости» тапшыруында КФУ профессоры Юрий Перведенцев әйтте. 

«Февральдә һаваның уратача температурасы минус 10-11 градус. Бу ай буранлы характеры белән аерылып тора. Бүген көндез 20-21 градус салкын иде. Җилнең тизлеге секундына 11 метрга җитте. Кар яуды», — диде Ю.Перведенцев. 

Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу көнне иң түбән температура 1976 елны була — 35, 1 градус салкын. Ә 1989 елның февралендә термометр 3 градус җылы күрсәтә.

Иртәгә, 6 февраль, көндез 10 градус салкын булуы фаразлана. Ю.Перведенцев, Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, быел иртә язны көөтәргә кирәкми, ул язгы көн һәм төн тигезләшкәннән соң киләчәк диде.