Һава торышындагы аномалия кошларның үз-үзен тотышына да йогынты ясый. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов хәбәр иткән.
Бу көннәрдә, Россиянең Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, көндез Казанда 1 градус җылы булуы көтелә. Бу күрсәткечләр кошлар миграциясенә дә йогынты ясаячак.
«Өченчекөн мин зур песнәкнең сайравын ишеттек. Бу әле февраль ахырында гына күзәтелергә тиеш иде. Быел без кызылтүшләрне һәм урман чыпчыкларын да очратмыйбыз, — дип үз күзәтүләре белән бүлешкән Илгизәр Рәхимов. — Фенологик процесслар быел бик иртә. Күгәрченнәрнең гөрләшү, ягъни гаилә кору чорын күзәтәбез.
Чәүкәләр дә оя кора башлаган. И.Рәхимов шулай ук Казанда яз хәбәрчеләре — кара каргаларны күрүен әйтә. Аларны ул Татарстан урамы тирәсендә күзәткән. Кошларның җылы якка күчеп китмичә калу ихтималы да бар.
Сүз уңаеннан, кара каргалар безнең якларга бары тик мартта гына очып кайта. Популяциянең кайбер өлеше җылы якларга шәһәрдәге йомшак климат, азык калдыкларының күплеге һәм ачык су чыганаклары булганга да китми. Мондый тенденция Казанда беренче ел гына күзәтелми инде. Галим әйтүенчә, күпъеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: керәшәләр, яр карлыгачлары безгә 5-10 майда кайталар. Быел ситуация ничек буласы галимнең үзенә дә бик кызык.