Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф институты студентлары һәм магистрантлары Австралиядән килгән татар кызы – Суфия Садри белән очрашты. Әлеге сөйләшү Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Зарипов һәм Каюм Насыйри институты директоры, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова тарафаннан оештырылды. Австралиядә яшәүче татарларның яшь буын вәкиле Суфиянең әтисе – Рөстәм Садри – Австралиядәге татар оешмасының җитәкчесе.
Суфия иң башлап үзе белән таныштырды, Россиягә килү сәбәпләре турында сөйләп үтте:
– Мин – юрист, сезнең өчен, бәлки, бик үк кызыклы кеше түгелмендер дә(көлә). Өч ай Мәскәүдә булдым, рус теле курсларына йөрдем. Хәзер инде китәр вакытым җитте. Австралиягә оча калсагыз, миңа язырсыз, экскурсия үткәрермен.
– Әби белән бабаң турында сөйләп үтә алмассыңмы икән?
– Әтиемнең әтисе Сәгыйть Садри һәм әнисе Ләйлә Садри 1976 нчы елда Кытайдан Австралиягә киләләр. Австралиядәге татар диаспорасы минем әби-бабам эшчәнлеге нәтиҗәсендә формалаша: Кытайдагы татарларның бер өлеше алар ярдәме белән Аделаидага килә. Бабам былтыр 100 яшендә үлеп китте. Австралиядәге Аделаида шәһәрендәге татар үзәге дәү әнием хөрмәтенә Ләйлә Садри исемен йөртә. Безнең илдә якынча 500 татар бар, Аделаидада шуларның 300е яшидер.
– Сез ничә тел беләсез?
– Мин инглиз телен бик әйбәт беләм, француз телен мәктәптә вакытта өйрәнгән идем, хәзер инде бераз онытыла башлады ул. Рус телен өйрәнәм, русчам бераз әйбәтләнде, элек мин аны бөтенләй белми идем. Башта рус телендә сөйләшергә бик оялта иде, күп сүзләр бертөрле ишетелсә дә, төрле мәгънәгә ия бит. Шуңа күрә минем белән аралашкан рус кешеләренә бик күңелле һәм кызык булгандыр дип уйлыйм (көлә). Татар телендә кечкенә чакта ешрак сөйләшә идек, хәзер ул шулай ук бераз онытыла башлады, ләкин ашыкмыйча сөйләшсәләр, аңлыйм. Ә болай минем әти-әниләрем, әби-бабам татар телендә иркен сөйләшә. Туганнарым шулай ук татар телен белә һәм башкалар аларның ни турыда сөйләшкәннәрен белмәвен теләсәләр, татар теленә күчәләр. Кызганычка, Казан урамнарында татар теле сирәк ишетелә, күпчелек кеше русча аралаша. Ә болай татарча сөйләшүләрен тыңларга бик рәхәт.
– Суфия, милләтегез буенча сез үзегезне кем дип саныйсыз?
– Мин үземне татар дип таныйм, әмма телне, кызганычка, начаррак беләм. Киләчәктә балаларымның татар телен әйбәтрәк белүен теләр идем. Австралиядәге кешеләр менатилеты татарларныкыннан бик нык аерыла, әлбәттә.
– “Ана теле” онлайн мәктәбе турында ишеткәнегез бар идеме?
–“Ана теле” онлайн мәктәбенә ике ел элек теркәлгән идем, аннан соң анда сан буенча чикләү керттеләр, дип беләм. Хәзер ул чик юк, шуңа тагын теркәләсем һәм татар телен әйбәтләп өйрәнәсем килә. Моның өчен мотивациям дә көчле. Соңгы арада әбием үзен начар хис итә. Аның инглиз телендә сөйләшәсе килми, ә минем аның белән фикер алышасы килә, аның белән аралашыр өчен дә мин татар телен яхшырак өйрәнер идем.
– Татар җырларын тыңлыйсызмы?
– Хәзерге эстрада белән кызыксынмыйм, ә элеккеге вакытта, мин кечкенә чакта, әти һәрвакыт машинасында татар җырларын гына уйната иде. Үзегезгә ошаган татар җырларын миңа да җибәрсәгез, бик шат булыр идем.
– Аделаида, Мәскәү, Казан кешеләре бер-берсеннән аерыламы?
– Минемчә, Россиядә кешеләр кануннарга җиңелрәк карыйлар кебек. Бездә, мәсәлән, “Ярамый” икән, димәк ярамый. Ә монда кагыйдәләрне ничектер әйләнеп чыгарга тырышалар кебек.