“Автобус та йөрми…”

Сез берничә айга бер дә белмәгән чит илгә китә алыр идегезме? Анда яшәү сезгә авыр булмас идеме? КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3нче курсын тәмамлаучы Ләйсән Дәүләтова: “Бер дә авыр булмады, ияләштем, миңа сәяхәтем бик ошады”, — дип җавап бирә. Ул 3 ай дәвамында Марокко белән танышкан.

Мароккога Ләйсән университеттан стажировка үтәргә барган. Мароккадагы Тетуан шәһәрендәге Абдельмалек Ас-Саади университеты белән КФУ арасында элекмтәләр һәм килешү бар. Алар июльдән октябрьгә хәтле 3 ай Мароккода булганнар.

Төп максатлары: гарәп телен өйрәнү. Гарәп телен генә түгел, ә Марокконың культурасы белән дә танышу. “Без алар белән әңгәмәләр кордык. Әгәр дә алар безне кунакка чакырсалар, кунакка бара идек,” – ди Ләйсән.

Университетта атнага 5 көн укыганнар. Гарәп теленең серләренә төшенгәннәр. “Көнгә 2 пар укый идек. Ул 9 дан көндезге сәгать 1гә хәтле дәвам итте. Парлар беткәч без ял итә, үзебезнең эшләр белән шөгыльләнә идек,” – ди сәяхәттә булучы кызыбыз. Кемдер диңгезгә бара, кемдер Марокконың шәһәрләре буенча сәяхәт итә.

Шимбә һәм якшәмбе көннәре ял иткәннәр. Шулай ук Мароккодагы бәйрәм көннәрендә дә ял бирелгән. Студентларның 1-2 тапкыр берничә көн дәвамында каникуллар булган. Августта 5 көнлек каникулда Марокконың Королевский шәһәрләренә (Королевские города) экскурсия ясаганнар. “Экскурсиягә автобуста бардык. Безнең үзебезнең рус телен белә торган гидыбыз бар иде. Ул безгә барсын да сөйләде һәм күрсәтте. Касабланка, Марракеш, Фес, Мекнес кебек шәһәрәрдә булырга туры килде. Шушы берничә көн аралыгында без ярты Марокконы айкап чыктык,” – дип сөйли Ләйсән.

Шундый бер кызыклы фактка тап булган ул: “1 сентябрь көнне Корбан бәйрәменә эләктек. Әлеге бәйрмәгә берничә көн кала һәм бәйрәмнән соң берничә көн шәһәрдә тормыш тукталып тора. Бу көннәрдә бөтен кафелар, кибетләр диярлек ябыла. Бөтен мараканлылар кунакка йөрешәләр. Бу көнне, әлбәттә, корбан чалалар. Бу эшне алар урамда ук яки түбәдә эшлиләр. Урамнарада бушлык, беркемне очратмыйсың. Хәтерләвемчә, әле автобуслар да йөрмәде ул көнне. Без үзебезнең автобусны көтеп җиткерә алмадык. Таксилар да бик әз йөри.”

Әлбәттә, авыр вакытлар да булган. Мароккода 3 ай булган дәвердә бөтенесе диярлек нинди дә булса чир белән авырып чыккан. Кемгәдер суык тигән, кемнеңдер эче авырткан. Бу ризыкның аларга ят булуына да бәйле.

Гадәттә, бу стажировкага Казан университетыннан һәм Россиянең Питер, Мәскәү, Түбән Новгород кебек шәһәрләреннән киләләр. Ә 2017 елда, Ләйсән барган елны, Россиядән генә түгел, Ә Армения һәм Казахстаннан да килгәннәр.

 

 

 

Альмира Мәүлетова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты