Авырулар турында авырттырмыйча ничек әйтергә?

Сәламәтлекләренә зыян килгән, яшәү өчен көрәшүче балалар турында соңгы вакытта еш ишетәбез. Социаль челтәрләрдә, телевидениедә ярдәмгә мохтаҗ булганнарны күп күрәбез. Әлбәттә, бер гаепсез кечкенә нарасыйларның авыр сынауга тарыганнары беркемне дә битараф калдыра алмый.

Бәхеткә, медицина өлкәләсе хәзерге вакытта алга киткән. Дәвалап булмый торган авырулар булса да, сәламәтләндерү үзәкләре кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Шундый үзәкләрнең берсе — хоспис. Хоспис — дәвалап булмый торган авыруы булганнарга (чирнең соңгы стадиясендә) ярдәм итү үзәге. Биредә авыруны медицина хезмәткәре генә түгел, шулай ук үз теләкләре белән ярдәм кулы сузарга әзер булган волонтерлар һәм авыруның әти-әниләре дә карый ала.

Рәсәйдә беренче хоспис 20 нче гасыр башында ачылган. Хәзерге вакытка исә аларның саны сизелерлек артты. Мәсәлән,Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан шундый хосписларның берсе белән безгә, булачак журналистларга, читтән торып булса да, танышырга туры килде.

img_2058Очрашу Казан Федераль университетының финанас һәм игътисад бинасында үтте. Аның төп максаты: булачак журналистларны авыру балалар һәм аларның әти-әниләре белән дөрес эшләү, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларга Санкт-Петербург хосписы җитәкчесе Александр атакай җавап бирде. Кичәдә шулай ук дин әһелләре, МИА «Россия сегодня»ның милли мәсьәләләр буенча җитәкчесе, журналист Радик Амиров та үз фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

  • Шушындый файдалы һәм мөһим булган очрашуның нәкъ менә Казан Федераль университеты диварларында үтүе мине сөендерә. Булачак журналистлар өчен бу менә дигән чара, минечмә. Журналист һәрвакыт эзләнүдә, ул гел кызыксынып тора, төрледән-төрле кешеләр белән аралаша. Ә инде авыру балалар белән әңгәмә корганда син аларның хисләрен, эчке кичерешләрен аңларга тиешсең. Әлбәттә, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен генә белсәң, моңа ирешеп булачак, — дип үз фикерен белдерде Журналистика югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский.img_2060Шулай итеп, журналистка, авыру балалар яки аларның әти-әниләре белән әңгәмә корганда, нәрсәләрне белү мәҗбүри? Билгеле, андый балаларның нечкә күңелле булалар. Күңел халәтен аңларга, аларның да безнең кебек гади, ләкин шул ук вакытта башкалардан аерып торган үзенчәлекле яклары барлыгын онытмаска кирәк. Без, кешеләр, башкаларның чирен, туры мәгънәдә булмаса да, авыруын үзебездә тоя алабыз. Кайвакытта, үзебез дә сизмәстән «Нигә балалар авырый?», «Нигә нәкъ менә ул?» дип куябыз. Нәрсәдер үзгәртәсебез, хаксызлык белән көрәшәсебез килә.

Әмма, кызганычка каршы, барлык кеше дә андый түгел. Җәмгыятьтә битараф кешеләр дә җитәрлек. Хәзер авыру кешеләргә урын тарырак кебек тоела. Дөресен генә әйткәндә, кешеләр кызганырга, ярдәм итәргәме, әллә битараф булып калыргамы икән дип үзләре дә уйланалар. Социаль челтәрләрдә, газета битләрендә реквизитларын теркәп, ярдәм сораган кешеләргә булыша алмыйбыз мени? Бу очракта бит өч тиен дә бик кадерле. Әллә акча кызганабызмы, әллә вакыт юк? Шул ук сорау метродан чыгу юлында хәер сорап утыручыларны күргәч туа. Ә монысы инде башка мәсьәлә.

  • Хосписның үзенчәлеге шунда: биредә әти-әниләр дә үз балалары артыннан карап тора ала. Ә алар белән әңгәмә кору серләре үзенчәлеклерәк. Ата-ана нигә нәкъ менә аның баласы белән шулай булганын аңлый алмый, гаеплене эзли, ешрак гаепле кеше итеп тормыш иптәшен сайлый, ә бу исә күпчелек очракта гаиләнең таркалуына китерә. Яхшы әңгәмәдәш булам дисәң, син алар урынына үзеңне куй, кызгану сүзләрен әйтмә , бу элеккеге яраларны кайтарырга мөмкин. Барлык әти-әни дә үз баласының авыруы турында газета битләрендә күрергә теләмәс иде,- дип сөйләде хосписның җитәкчесе Александр атакай. img_2051Казаныбызда беренче балалар өчен хоспис 2014 елда ачылды. Аны ачу хокукын Анджела Вавилова ярдәм фонды алды. Барлык яктан да уңайлы, медицина таләпләренә буйсынган, заманча җиһазландырылган. Әлбәттә, ярдәм кулы сузарга әзер булганнар бирегә волонтер булып килә алалар.

Әйе, хәзерге вакытта, кулдан килгәннең барысын да эшләп була. Иң мөһиме — теләк. Моны язмыш кимсеткән, ләкин тырышлыклары белән зур уңышларга ирешкән авырулар исбат итәләр. Мәсәлән, «Голос-дети» тапшыруының җиңучесе Даниил Плужников — моңа бер мисал булып тора. Ул үзенең моңлы тавышы, үтемле җырлары белән бөтен илне таң калдырды һәм башка авыру булган балаларга үрнәк булды.

Алинә Юнысова

Лилия ТУКТАРОВА фотолары.