Аяз Гыйләҗев иҗатын сөючеләр КФУга җыелды

Бүген Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ике күренекле язучы — Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды.

Мәгълүм булганча, быел татар әдәбиятының күренекле әдибе Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел. Аңа багышланган юбилей чаралары ел башында ук старт алган иде. Күптән түгел генә, ноябрьнең 5сеннән 11енә кадәр Камал театрында А.Гыйләҗев спектакльләре декадасы узды һәм аның дәвамы буларак конференция башланды. Ул 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конференция Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында махсус күргәзмә белән ачылды. Аның максаты — кунакларны татар мəдəниятенең дөньясы белəн таныштыру. Күргəзмəне Аяз Гыйлəҗевнең яраткан җыры «Олы юлның тузаны» җыры белән ачтылар.

«Бүген Россиядə яшəүче һəр халыкның да хəле җиңеллəрдəн түгел. Без үз халкыбызны саклап калырга тырышабыз. Шуңа күрə Аяз Гыйлəҗев бөтен гомерен үзенең халкына багышлый, аны «тузаннан олы юлга чыгара», дөньяда бөек итə», — ди Милəүшə Хəбетдинова.

«Аяз Гыйлəҗевнең эшчəнлеге бүген дə яши. Димəк, бу — 1960 еллар язучыларының безнең буынны тəрбиялəү өчен керткəн зур өлеше. Алар телебезне, мəдəниятебезне саклап кала алды», — ди КФУ доценты

«Килгəн кунаклар язучының ни рəвешле тормыш кичергəнен күз алдына китерер өчен, фотокүргəзмəне карый ала. Аның əти-əнисе, яшəгəн йорты, дуслары һ.б. белəн төшкəн фотолар бар. Барыгызга да рəхмəт», — диде күргəзмə ачылышында əдипнең хатыны Нəкыя Гыйлəҗева.

Күргəзмəнең идея авторы — Милəүшə Хəбетдинова. Оештырырга ярдəм итүче — ТРның Мəдəният министрлыгы. Шулай ук Эдвард Хəкимов, Рифкать Якупов, Зөфəр Бəширов үзлəренең фотоларын тəкъдим иткəн.

Конференциянең үзәгендә — Аяз Гыйләҗев иҗаты. Берничә секция эшли аларда мәктәптә А.Гыйләҗев әсәрләрен өйрәнү, кино-театрда ул тудырган образлар, тәрҗемә ителгән әсәрләре турында фикер алышу планлаштырылган.