«Аю бала» үткәннәр һәм бүгенгене тоташтыра

5 нче сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә күренекле яшь татар скульпторы Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип аталган шәхси күргәзмәсе булды.

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-901 һәм 10.2-702 төркем студентлары татар әдәбияты кафедрасы доцентлары М.Хәбетдинова һәм Л.Җамалиевалар җитәкчелегендә  күргәзмәгә куелган сәнгать әсәрләре белән танышып кайтты.

Яшь скульптор Ә.Сабиров Россия сынлы сәнгать академиясен тәмамлаган, “Россия рәссамнар союзы” әгъзасы. 2017 нче елда ТР мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясенә лаек булган татар егетенең гаҗәеп матур, милли рух бөркелеп торган иҗат җимешләрен Пермь, Мәскәү, Төмән, Красноярск, Рига, Гренобль, Париж, Мексимье шәһәрләренең сәнгать сөючеләре караган. Аның хезмәтләре С-Петербург, Екатеринбург, Нью-Йорк, Лондон, Рига, Токио шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Инде дөньякүләм танылу алган татар егетенең “Аю бала” күргәзмәсенә куелган эшләр Филология һәм сәнгать институты студентларында да зур кызыксыну уятты. Сәнгать әсәрләрен аңлап кабул итү өчен бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат тупларга кирәк. Күргәзмә белән танышу алдыннан филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова студентларга Әлфиз Сабиров иҗатының милли башлангычы хакында бик кызыклы лекция укыды, әдәбият, мифология, фольклор һәм сәнгатьнең яшь сынчы тарафыннан ни дәрәҗәдә үзләштерелүе хакында сөйләде. Сәнгать белгечләре Ә.Сабиров «интеллектуаль символизм» юнәлешендә иҗат итә дип саный. Бер эштә төрле чимал, зәркән (ювелир) технологиясе куллану, этник тамырларга мөрәҗәгать итү катлаулы булса да, нәтиҗәдә югары сәнгать әсәре иҗат ителә. М.Хәбетдинова яшь сынчының иҗатында татар халкының борынгы традицияләре һәм мифологиясенең заманча чагылышын бик югары бәяләде.

Күргәзмәнең үзәгендә “Аю бала” сыны. Әлеге әсәрдә автор аю тотемын искә алып, аның бик көчле булуы, яклаучы-саклаучы булуына басым ясый, аю тарафыннан сакланучы бала символын сурәтли (татар халык иҗаты мирасында аю белән бәйле әсәрләр шактый, “Аю улы Атыләхмәтгәрәй” әкияте һ.б. ). Әлфиз Сабиров сыннарында үткән һәм киләчәк буыннарның бәйләнеше заманча яңгыраш алган.

Күргәзмә авторының үзе белән очрашу яшь буынга сәнгать әсәрләренең асылына төшенергә ярдәм итте. Студентлар күргәзмәне карап кына калмадылар, яңа белемнәрне ныгыту масатыннан, әлеге тема буенча оештырылган квестта да катнаштылар.

Материалны татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева әзерләде