Бөек галим Н.И. Лобачевский турында тарихи роман язган татар әдибе

8 июльдә татар язучысы, ТАССР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәүдәт Тәрҗемановның тууына 99 ел.

Җәүдәт Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Җ. Тәрҗеманов кечкенәдән шигырьләр, хикәяләр язу турында хыяллана. Ул Казан шәһәренең 13 урта мәктәбендә Һ. Такташ оештырган әдәби түгәрәккә йөри.

“Илебез халыкларының илһамланып, дәртләнеп яңа тормыш корган еллары була ул. Өлкәннәрдәге ашкыну, омтылыш балаларда да зур. Шау-шулы пионер сборларында чыгышлар ясау, стена газеталарына язышу, түгәрәк утырышларындагы сүзләр Җәүдәт Тәрҗемановта бик кечкенәдән граҗданлык сыйфатлары тәрбияләүгә булышалар. Карап торуга юаш кына күренгән бу малай җиденчедә укыган чагында ук «Яшь ленинчы» газетасында шигырен бастырып чыгара.”- дип яза соңыннан “Казан утлары” ның санында Ләбибә Ихсанова.

Без көрәштек, без җиңүче булдык

Илне төзүчеләр сафында,

Илдә әле көрәш тукталмаган,

Соңгы җиңү безне чакыра,

-дип яза Җәүдәт Тәрҗеманов.

10 класста укыганда аның “Кызыл галстук” исемле китабы чыга. Яшь шагыйрьнең иҗатына беренче уңай бәяне А. Алиш бирә. Еллар үткән саен Җ. Тәрҗемановның татар һәм рус телләрендә басылып чыккан китапларының саны да арта.

Җәүдәт Тәрҗемановның иҗаты күп төрле. Ул шигырьләр, җырлар, әкиятләр, проза һәм сәхнә әсәрләре, каләмдәшләренең иҗаты турында мәкаләләр яза. Соңгы 1978 елларда аның “Көмеш дага” исемле күләмле тарихи романы чыкты. Шулай ук әдәбияткә ул балалар язучысы булып килде һәм шул өлкәдә эшләвен күп еллар дәвам итте. Аның беренче шигырьләре балаларны пөхтәлеккә, тырышлыкка өндәсә, матурлыкны күрергә өйрәтсә, утызынчы еллар азагында инде иҗатында ул күбрәк туган ил, анда барган вакыйгаларны тасвирлауга урын бирә. Шул вакытта ук Тәрҗеманов поэзиясенә тынычлык темасы килеп керә. “Илебез чигендә” дигән шигырендә ул, бала исеменнән:

Һәркем тынычлыкны яклый

Безнең Совет илендә

Аны минем абыем да

Саклый илнең чигендә,

-дип яза ул. Бу теманы шагырь тагын да дәвам итеп, “Яшәсен тынычлык”, “Бөек дуслык”, “Фестиваль чәчәкләре” һ.б. күп кенә шигырьләр иҗат итә. “Шуктуган” дигән әкият-повесте гарәп, инглиз, испан, поляк, румын, чех һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Ул татар балалар әдәбиятенең күренекле вәкилләренең берсенә әверелә. Аның “Сез беләсезме?”, “Ачкыч һәм баскыч”, “Кояшлы иртә”, “Күбәләк һәм җилбәзәк”, “Кызлар һәм малайлар” һәм башка бик күп китапларын балалар яратып укыйлар.

Җ. Тәрҗеманов иҗатында җитди урын тоткан жанр – әкиятләр. Үзенең остазы Абдулла Алиш сыман бик матур әкиятләр яза ул. Әкиятләренең төп геройлары тырыш бал кортлары, шаян күбәләкләр, мактанчык чебеннәр, аңгыра ишәкләр һәм бөек акыл иясе кеше. Шигырь белән язылган, яисә прозага салынган булса да аның эшләрендә кызык эчтәлек, үткен юмор була. Иҗатының беренче елларындагы кебек, автор акны ак, караны кара дип төртеп әйтми, ә фикерне образларның кылган гәмәле аша ачык сиздерә яки күрсәтә.

Җәүдәт Тәрҗеманов тарихи роман язарга да өлгерә. Үзе химия-технология институты доценты , техник фәннәр кандидаты булып үз фәне буенча балаларга һәм олы яшьтәгеләргә дә бик күп нәрсәләр сөйли ала торган кеше буларак, романын бөек математик Лобачевскийга багышлый. “Көмеш дага” исемле тарихи романында математикада революция ясаган шәхеснең батырлыгын сүрәтли. Казан гимназиясендә укыган елларында ук булачак математикның фән белән тирәнтен кызыксынуы, борынгы язмаларны уку өчен бик күп телләр өйрәнүе, төрле кыенлыклар белән көрәшә-көрәшә үз максатына баруы, Румовский, Карташевский, Нигъмәт Ибраһимов кебек прогрессив галимнәр белән дуслыгы һәм, ниһаять, бөтен гомере буе эзләнгән ачышын — неевклидовая геометрияне иҗат итүен җанлы картиналар ярдәмендә, тәэсирле итеп яза.

Романның гыйльми мәсьәләләргә кагылышлы урыннары авыррак, фәнни әдәбият теле белән язылган булса да, Казан университеты ачылу, студентлар тормышы, башка тарихи вакыйгалар, геройларның шәхси тормышлары әсәрне җанландыра, унтугызынчы гасырның иҗтимагый-сәяси атмосферасын шактый тулы күзалларга ярдәм итә.

Совет язучыларының китапларын чит телләрдә «Радуга» нәшрияты һәм аның филиаллары чыгара торган булган. Җәүдәт Тәрҗемановның бөек шәхес Н. И. Лобачевский турындагы романы да инглиз һәм француз телләрендә басылып чыккан. “Көмеш дага” романының соңгы тулыландырылган варианты 1979 елны язылып бетә. Шул ук елда ул рус телендә “Советский издатель” нәшриятендә басылып чыга. Инглиз тәрҗемәсендә, ә аның авторы Лондондагы танылган инглиз язучысы — Граам Вайттекер, китап «Серебряная подкова» дип атала. Романның француз варианты — «Геометрия богов» дип атала, тәрҗемәчесе — танылган француз язучысы К. Казаматте.

Тәрҗемановның тарихи романы инглиз һәм француз телләрендә нәшер ителүе -татар әдәбиятен үстерүдә яңа этап була. Ул вакытта аның әсәрләре белән Көнбатыш Европа укучысы таныша.

Айдар ГАЛИМОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фотолар: http://100.tatarstan.ru/tardzhemanov-dzhavad-aftahovich.htm алынды.