Бүген — бала, иртәгә — КФУ студенты

Бүген, 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне! Ул 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Без барыбыз да балачак иленнән! Шуңа күрә бу бәйрәм һәркемгә кагыла.

Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!