Бүген Пушкин көне!

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне (яңа стиль буенча) 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкин туа.

8MlUzKTRTIk

Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Без үзебез дә ничек итеп Пушкин белән бергә өлкәнәйгәнебезне сизмичә дә калабыз.