Бүген Пушкин кебек шәхесләр җитми

Казанда бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 220 ел һәм Халыкара рус теле көненә багышланган шигърият бәйрәме үтте. М.Җәлил ис. Татар Дәүләт академия опера һәм балет театры янында урнашкан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салырга дип танылган шагыйрьләр, язучылар, шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары җыелган иде. Тантаналы чарада Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашты. 

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, М.Горький ис. премия лауреаты Айрат Бик-Булатов үз шигырен сөйләде.

«Пушкин — безне берләштерә, бер халык итә. Аның иҗаты бүген дә күпләрне кызыксындыра. Журналистика тарихын өйрәнүче буларак миңа аның белән тагын да якыннанрак танышырга насыйп булды, чөнки А.Пушкин журналист, мөхәррир дә булган кеше. Безгә бүген нәкъ менә шундый шәхесләр җитешми. Рус теле көне — мөһим бәйрәм,» — диде ул.

Бәйрәм сценариен инде берничә ел рәттән КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Галимуллина әзерли.

КФУ Рус һәм чит ил әдәбияты югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина фикеренчә, һәр кешенең үз Пушкины бар.

«Рус классикасының үзенчәлеге — аның гуманистик кыйммәтләрендә. Шәхсән минем өчен Пушкин, Ф.Достоевский әйткәндәй, башка мәдәниятләргә ачык булуы белән кыйммәтле. Пушкин — гениаль рус шагыйре, ул Библияне дә, Коръәнне дә белгән. Башка халыклар мәдәниятендәге иң яхшы сыйфатларны ул кабул иткән һәм үз әсәрләрендә урын тапкан,» — диде Р.Мөхәммәтшина.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 курс студенты Вячеслав Иванчук әйткәнчә, Пушкинны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Ул үзенең Пушкин ис. Мәдәни үзәктә эшләвен билгеләп үтте.

Быел беренче тапкыр КФУда «Пушкинны укыйбыз» дигән флешмоб үтте. И.А.Бодуэн де Куртенэ ис. Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы Татьяна Бочина билгеләп үткәнчә, Казан университетының чит ил студентлары өчен Пушкинның туган көне һәм Халыкара рус теле көне профессиональ әзерлекнең мөһим элементлары булып тора. Флешмоб кысаларында шагыйрьнең әсәрләре 10 телдә укылды.

Шигърият бәйрәме ТР Язучылар берлеге әгъзалары, актерлар һәм музыкантлар чыгышы белән үрелеп барды. Пушкынның шигырьләрен мәктәп һәм вуз укучылары, иҗади интеллигенция вәкилләре укыды.

Һәйкәлгә чәчәкләрне Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә КФУ беренче проректоры Рияз Минзарипов һәм Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов салдылар.

Бәйрәм М.Җәлил ис. Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында зур концерт белән дәвам итте.

Мәгълүмат чыганагы: https://media.kpfu.ru/news/pri-uchastii-predstaviteley-kfu-v-kazani-proshel-prazdnik-poezii-posvyaschennyy-220-letiyu-so