Бүген – студент, иртәгә – солдат!

1 апрелдә хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе старт алды. Татарстанның булачак солдатларының 80 проценты югары уку йортын яки көллият тәмалаучылары икән. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган  пресс-конференциядә Татарстан республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“Хәрби хезмәткә чакыру тулы объемда узачак. Сроклары да күчерелмиячәк (1 апрелдән 15 июльга кадәр). Югары белемле яки урта һөнәри белемлеләр өчен закон нормасы сайлау хакы бирә – чакыру буенча бер ел хезмәт итү яисә контракт буенча  ике яки өч ел хезмәт итү”,  – дип ассызлыклады ул.

Сергей Погодин сүзләренчә, апрель-июль айларында Татарстанда чакыру комиссиясе аша 18 меңгә якын кеше узачак. Шуларның 3,2 меңгә якыны гаскәрләргә җибәреләчәк (45% – коры җир гаскәрләре, 13%  – хәрби диңгез флотына  һ.б.)

“Куелган биремне үтәр өчен чакыру төрле сәбәпләр аркасында хезмәт итмәгән олырак яшьтәге гражданнар исәбе белән тәэмин ителәчәк. Төп басым урта яки югары белемле гражданнарга ясалачак”,  –  дип раслады хәрби комиссар.

Язгы кампаниядә беренче чиратта чакыру комиссиясен 3,8 меңгә якын югары уку йортлары һәм 5,1 меңгә якын көллият тәмамлаучылары узарга тиеш булганын да әйтеп узды Сергей Погодин.

Комиссар җиткергәнчә, 2015 елдан фәнни ротага республикадан 19 солдат җибәрелгән. Быелгы язда тагын 12 кеше җибәрергә планлаштырылган. Әгәр дә элегрәк илебездә 12 фәнни рота саналса, 2018 ел дәвамында фәнни роталар санын 16 кадәр күбәячәк. Шуларның дүртесе Анапада “Эра” хәрби инновацион технополис нигезендә булдырылачак.

“Хәрби көчләрне модернизацияләү өчен фәнни роталар эффектив механизмларның берсе булып тора. Әлеге роталарда хезмәт итүчеләрнең эше – актуаль хәрби-фәнни тикшеренүләр алып бару”,  – ди Сергей Погодин.

Чакыру вакытында хәл ителә торган төп мәсьәләрнең берсе – хәрби-хисап белем алганнарның хезмәт итү урынына җибәрүнең тулылыгын һәм адреслыгын булдыру. Бу исәптә хәрби комиссариат,  уку йортлары ректорлары һәм директорлары тарафыннан барлык әзерлек узган белгечләрнең хисабы оештырыла. Погодин сүзләренә караганда, биш хәрби-хисап белгечлелектән гаскәрләргә 600 якын кеше җибәреләчәк, шуларның 560 машина йөртүче.

Спикер альтернатив хезмәт итү барлыгы турында да искә төшерде. 2017 елның көзендә мондый хезмәткә 7 кеше җибәрелсә, быелгы язда 18 кеше җибәрелергә тиеш. Мондый хезмәт төрен сайлап алуның төп сәбәбе – корал тотарга рөхсәт итмәүче дин.

Ләйсән Кадырова тәрҗемәсе