Бүген яз башы

Их!
Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузлып ятып җиргә, кар ашый…

Һади Такташ

Әйе, бүген нәкъ Такташ язганча шундый вакыт. Бүгеннән башлап Яз табигать белән идарә итүне үз кулларына ала. Бүген 1 март — яз башы. Күңелдә яңа уйлар, хыяллар, өметләр тулышкан чак. Уйларыгыз, теләк-максатларыгыз бары тик изге булсын! Шулай ук 1 мартта, Бөтендөнья комплиментлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәрбер кеше  бер-берсенә яхшы сүзләр генә әйтергә тиеш. Без дә сезгә безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез!

Хөрмәт белән, «Дөрелфөнүн» 🙂