Бүгенге яшьләргә җиңел түгел…

Яшьләрне алга омтылучы, үсеш юлында торучы төркем диясе килә. Алар җәмгыятьтән читтә түгел. Шуңа күрә дә бүгенге яшьләр мәсьәләсен хәл иткәндә, төрле аспектлардан чыгып эш итәргә кирәктер. Яшьләрнең хокукый яктан әзерлеген, сәламәтлеген, матди яктан тәэмин ителүен, белемен, икътисади hәм сәяси карашларын, яшәү рәвешен күз уңында тотарга кирәк.

Социологик тикшерүләр шушы барлык аспектларда да диярлек хәлләрнең гел уңай булмавын күрсәтә. Иң куркынычы, минемчә, шуларны күреп тә игьтибарга алмау, үзгәртергә тырышмау.

Яшьләр —  ул дәүләтебезнең киләчәге. Әгәр дә нинди дә булса ил үзенең киләчәге турында уйлый икән, димәк, иң беренче чиратта, ул яшь буынның физик hәм әхлакый яктан сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, икенчедән, аларга төрле яктан үсәр өчен форсат бирергә, моның өчен шартлар тудырылырга, төрле тематик “түгәрәк өстәл”ләр, конкурслар үткәрелергә тиеш.

СССР вакытында яшьләр өчен эшләгән программалар бүген юк диярлек, булса да, алар хакында аз беләбез. Нәтиҗәдә, бу яссылыкта бушлык барлыкка килеп, hәркемгә үз көченә генә ышанырга гына калды.

Бүген яшьләр җәмгыять hәм дәүләт ярдәмендә мохтаҗ. Алар ягыннан дәүләт дәрәҗәсендә таяныч, игьтибар булмаса, яшьләр начар юлга кереп китеп, исерткеч эчемлекләргә алданырга, наркотиклар кулланырга, шул рәвешле бәйләнешкә керүен, интеллектуаль яктан үсеш тукталуын күзәтергә мөмкин.

Мисалга берничә социологик сораштырулар нәтиҗәләрен китерәсем килә.

1) Соңгы елларда илебезне читтән күчеп килүче төрле милләт вәкилләре биләп ала. Аларны хәзер шәhәрдә генә түгел, авыл җирендә дә еш күрергә мөмкин. Яшьләрнең моңа карашы нинди икән? Шушы мәсьәлә буенча сорау алганнарның 33% башка милләт халкына карата тискәре мөнәсәбәттә булуын белдерде, 49% аерым милләт вәкилләрен  генә  калдыруны хуп күрде, калган 18% битараф.

2) Еш кына шәhәр урамнарында үсмерләрнең акча эшләвен күрергә туры килә: кайсысы юл кисешләрендә реклама кәгазьләре тарата (промоутер), кайсысы кәрәзле телефон сим-карталары сатып утыра. Андый тырыш балалар яныннан битараф узу мөмкин түгел. Беренче тапкыр үз көчең белән ничә яшьтә акча эшләдең дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 28% – 15 яшькә кадәр, 44% – 15-17, 15% – 18, 13% — 18 hәм аннан да югары яшь дип белдерде.

Шәхси эшкуарлык хезмәт күрсәтү өлкәләрендә бүген яшьләр зур роль уйный, ә дәүләт hәм муниципаль өлкә алар хезмәтенә бик үк мохтаҗ түгел. Шундый урынга эшкә керергә уйласаң, синең эш тәҗрибәң юк, яшең җитмәгән дип борып кына чыгаралар. Әлбәттә, танышлык белән эшкә урнашмасаң гына.

Үткән гасырның  90 нчы елларыннан башлап, яшь парлар никахларын рәсмиләштермичә генә яшәүгә өстенлек бирә. Бу исә үз чиратында тулы булмаган гаиләләрнең, никахтан тыш туган балалар саны артуына китерә. Бүген бу тенденция аеруча ачык күзәтелә.

Әмма хәзерге вакытта яшьләрне борчыган иң актуаль сорау булып фатир мәсьәләсе кала. Дәүләт тарафыннан булдырылган  программалар бар, әмма анда чират торучылар су буе… Ә күп программалар 35 яшькә кадәр генә исәпләнгән. Синең чиратың 35 яшь тулганчы килеп җитәр дигән өмет аз…

Шушындый шартларда яшәү, әлбәттә, авыр. Адәм баласы чылбыр буйлап кына үргә күтәрелә алмый. Әйтик, төп белем алганнан соң югары уку йортына керергә; уку тәмамлап, hөнәре буенча эшкә урнашырга; ата-ана йортында яшәп, соңрак үз йортлы булырга… Барысына да үз көчеңне түгәргә, читтән  ярдәм көтмәскә туры килә.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Манижа Камолова әзерләде.