Бәхет өчен күп кирәкми, бәхет өчен тормышта үз урыныңны табарга кирәк дип уйлыйм мин. Әлеге максатка ирешер өчен сине яратучы әти-әниеңнең, зур мөмкинлекләр бирүче югары уку йортының әһәмияте зур. Билгеле ки, үзең сайлаган, үз теләгең белән кергән ВУЗ булса, тагы да яхшырак. Аллага шөкер, мин бу бәхеткә дә лаек булдым. Татар теленә мәхәббәт бала чактан ук уянды. Кыңгыраулы мәктәп елларында төрле олимпиада-бәйгеләрдә катнашу бу мәхәббәткә тагы да көч өстәде. Яңа җиңүләр киңкырлы, тирән эзләнүләргә китерә һәм яшәү мәгънәсенә, яменә әверелә башлый. Укыган саен укыйсы, белгән саен тагы да күбрәк беләсе килә бит. Уңыш – учак ул, аңа һәрвакыт утын өстәп торырга кирәк.
Билгеле, уңыш елмаймаган вакытлар да булгалый иде, ләкин миңа ышанычларын югалтмаган, киресенчә, һәрвакытта да чыныктырган, ярдәм кулларын сузган кадерле әти-әниемә, мөхтәрәм укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Алардагы гайрәт мине һәрвакыт сокландыра иде. Киләчәктә дә остазларым кебек куәтле, зирәк, тәҗрибәле укытучы һәм сабыр, тырыш әни буласым килә. Булырмын да, Аллаһ боерса.
Әлеге югары уку йортын сайлавым белән мин бик горурланам. Таулар күчерерлек көч, гайрәт бирүче берсеннән берсе сәләтле студентлар арасында уку; мондагы мохит, атмосферада , күренекле, фән өчен әһәмиятле ачышлар ясаган укытучы-галимнәрдән белем алу – үзе бер бәхет. Бу бәхеткә ирешүне һәркемгә дә телим.
Барлык студентларга да киңәшем шул: һәрвакытта да белемгә омтылыгыз, авырлыклардан курыкмыйча үз юлыгызны данлыклы үтегез һәм тормышта үз урыннарыгызны табарга тырышыгыз. Имтиханнарда уңышлар телим.