Бәхет өчен күп кирәкми

ls_5k33rgzuБүгенге көнегез нинди яңа тәҗрибә, шәп эмоцияләр, онытылмас мизгелләр алып килде? Еш кына көн ахырында үземә шушы сорауны биргәндә, җавап табуы шактый кыен була. Чөнки тормыш мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үткәнен кайвакыт сизми дә калабыз… Һәр көнебез бертөрле: уку белән тулай торак арасында үтә яисә эш белән фатир арасын таптап йөрүдән гыйбарәт. Əмма буш вакыт булганда, фәлсәфи уйларга бирелсәң, ник мин бу кадәр ашкынам, минем яшьлегем шулай үтеп китәрме ише сораулар күңелне борчый башлый. Ни өчен түгәрәк читлек эчендә әйләнеп йөрүче тиен кебек, бер мәсьәләдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчеп йөрим, дип уйлыйсың. Уйлап карасаң, безнең ашкынулар, дөнья малы артыннан куулар – болар барысы да иң ВАК, түбән әйберләр. Шулай чабып йөргән мәлдә , никтер, киресенчә, иң матур мизгелләргә тиешенчә игътибар бирелми кала… Туган якка кайтып, әти-әниләребез белән түгәрәк табыннар артында гапләшеп чәй эчү кебек мизгелләрне гадәти вакыйга буларак кына кабул итәбез.. Гәрчә, киресенчә, нәкъ шушы мизгелләр, хатирәләр булып сакланып, соры шәһәр урамнарын үткәндә өшегән күңелне җылытса да…
Тамагыбыз тук, өстебез бөтен булган дөньяда без тагын да нидер эзләнеп, теге әйбергә кызыгып, монсына күз төшереп көнен-төнен аермый эшләп, акча туплыйбыз. Материаль ихтыяҗның берсен үтәгәч, икенчесе чиратка баса. Алар чиксез бер исемлек тәшкил итә кебек. Яңа алган әйбер син өметләнгән шатлыкка күмми, тагын да яхшырагы кирәктер, бәлки шунсын алсам, бәхетле булырмын диеп йөрисең… Әмма күңел тынычлыгы килми, һаман нидер җитми кебек тоела. Мал артыннан куып, табигатькә чыгып урман һавасы иснәргә, болындагы чәчкәләрдән тәкыя үрергә вакыт та табылмый.
Чынлыкта исә, кешегә бернинди материаль товарлар да күңел тынычлыгы китерә алмыйлар. Бары тик тәрәзәдән кергән кояш нурларының җылысы битне иркәләгәнне сизеп елмайган, яңгыр тамчыларының тәрәзәгә шакып чыгарган музыканы ишетә белгән кеше генә бәхетле булып яши ала. Бу бетмәс мәшакәтьле тормышта тын алып, тирә-юньдәге хозурлыкка сокланып караган зат кына һәр туган көннең нинди зур бүләк булуын аңларга һәм һәр мизгелнең тәмен тоеп яшәргә сәләтле.
Әйдәгез, без дә туктап бер тын алыйк. Тормышның яхшы якларын уйлыйк, янәшәдәге матурлыкка күз салыйк: саргылт-кызгылт яфраклар да җиргә салмак кына, тәмен белеп кенә төшәләр бит… Аяк астында сап-сары яфраклардан келәм җәелгән. Көзге кояш нурлары агач ботаклары аша үтеп кереп җирдәге “келәмне” ялтыраталар. Яфраклар, адым саен кыштырдап, үзгә көй тибрәтәләр… Бу вакыйганы күзәтеп, күңелне ниндидер әйтеп бетергесез рәхәтлек били. Әлеге рәхәтлектән эчтәге күзәнәкләр җем-җем итеп тәнне куырып ала… Нәкъ шушы мизгелдә Җир йөзендә үзеңне иң бәхетле кеше итеп тоясың.

Эндже Зиннурова