Бәхет ул – мозайка (Эссе)

«Бәхет» сүзенең нәрсә аңлатканын төгәл әйтеп бирү авыр. Ул ниндидер тиз бата торган, мәңгелек булмаган, аңлашылмый торган нәрсә кебек. Бу дөньяда һәркем бәхетле булырга тели, әмма бәхетнең төгәл аңлатмасын берәү дә белми. Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый, ул төрлечә чагыла ала.

Минемчә, бәхет ул – синең барлык хыялларың, омтылышларың, өметләрең кинәт кенә чынга ашу. Бәхет безне көтмәгәндә таба ала. Ул материаль кыйммәтләрдә, туган өйнең җылысында, яраткан кешеңнең сине шулай ук яратуында чагылырга мөмкин. Кыскасы, һәр кеше өчен бәхет үзенчә. Ач кеше өчен бер ипи кисәге, туңган кеше өчен аз гына җылы, арган кеше өчен йомшак урын – бәхет.

Күпләр килешер: шактый кеше өчен бәхет ул – үзеңнең һәм якыннарыңның исән-сау булуы. Шулай ук эчке дөньяңның һәм әйләнә-тирә мохитнең гармониядә булуын бәхет дип әйтеп була.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең «Бәхет мозайка кебек вак шатлыклардан җыела» дигән сүзләре бар. Минемчә, бу бик дөрес сүзләр. Безнең күршедә яшәүче абыйның гомере буе диңгезгә барасы килә иде һәм быел ул диңгездә булып кайтты. Ә минем апам үз машинасы булуын тели иде һәм ул тимер атлы булды. Кыскасы, хыялың булса, аны чынга ашырыр өчен кечкенә генә адым ясарга кирәк. Ул шунда ук бәхеткә әйләнәчәк.

Аристотель «бәхет» дип кешенең тормышта үзен табуын санаган. Җәмгыятьтә үз урынын булдырган, яраткан шөгылен тапкан һәм үз мөмкинлекләрен ачкан кеше генә чынлап бәхетле була аладыр.

Минем фикеремчә, якын кешеләр, тотрыклылык һәм аяз күк йөзе – бәхетнең асылы шуларда. Кешегә ничә яшь кенә булмасын һәм ул кайда гына яшәмәсен, аның бәхетле булырга мөмкинлеге бар. Чөнки бу дөньяга килү, күрә һәм тоя алу – болар үзе зур бәхет.

Илгиз Шәкүров. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.