Бәйге нәтиҗәләре

 «PRO НАУКА» түләүсез белем бирү проектының алтынчы сериясе кысаларында 1917 елгы Инкыйлабына багышланган шигырьләр укучылар ярышы узды. Чараны оештыручылар КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты белән PR һәм реклама буенча Департамент иде.

Ярышта КФУның 9 институтында белем алучы 25 студент катнашты. Жюри алар арасында җиңүчеләрне билгеләде. Нәтиҗәләр түбәндәге:

I урын – Леванова Юлия (Математика һәм механика институты)

II урын – Путинцев Андрей (Юридик факультет)

III урын  – Журабоев Максим,  ә тамашачылар мәхәббәтен Дровникова Елизавета яулап алды (Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты) .

Бар катнашучылар да чара белән канәгать калды һәм алга таба да шундый бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерделәр.

Леванова Юлия хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Мин шул хәтле катнашучылар булыр дип бер дә уйламаган идем, әмма шатландым. Һәр шигырьны кызыксынып тыңладым. Мин төрле ярышларда һәрчак катнашырга тырышам, чөнки сәхнәне һәм тамашачыны бик яратам. Бу ярышка килгәндә,беренче тапкыр катнашам, әмма соңгы түгел дип өметләнәм. Чөнки анда кичергән хисләрем онытылмаслык! Чыгышларны көткән арада шактый кеше белән таныштым һәм дуслаштым. Мондый чараларда катнашу — зур җаваплылык”.

Найля Шиһапова