Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..

Бүген, 27 нче июнь — Россиядә Яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көннең тарихы 1958 елның 7 февралендә СССРда «Совет яшьләре көнен үткәрү» турында указга кул куюга барып тоташа. Ул һәр елны июньнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә торган була.

2

СССР таркалганнан соң, 1993 елдан РФ Президенты Б.Н.Ельцин указы белән 27 июньдә үткәрелә башлый. Б.Ельцин тарафыннан әлеге бәйрәмнең көне күчерелсә дә, кайбер шәһәрләрдә ул элеккечә июньнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Бездә, Казанда да 27 июнь дүшәмбегә туры килү сәбәпле, төп бәйрәм чаралары якшәмбе көнне үтте.

Бүген татарстанлыларны әлеге күркәм бәйрәм белән ТР Президенты да котлады. Ул иртәнге якта үз «Инстаграмында»: «Татарстан үзенең яшьләре белән горурлана ала! Яшьләрне һәм күңелләре белән яшь булучыларны котлыйм!» — дип язды. Шулай ук республика яшьләренә багышланган кыска видеоролик та урнаштырды.

Без дә үз чиратыбызда әлеге якты, өметләр тулып ашкан бәйрәм белән котлыйбыз! Илләр-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын! Яшьләр — илебезнең киләчәге икәнен онытмыйк!