Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үз котлауларын җиткерде. Анда мондый юллар бар:
«Безнең өчен кадерле хатын-кызларыбыз! Бу язгы көн сезгә бик күп чәчәкләр, матур елмаюлар, якыннарыгызның игътибарын һәм яңа очрашулар шатлыгы бүләк итәчәк.

Хатын-кыз элек-электән гаилә учагын саклаучы булды. Бүген без үзебезгә тормыш бүләк иткән Әни образы алдында баш иябез.

Сез тормышыбызга ямь һәм мәгънә өстисез, алга барырга, яңалыкка омтылырга, дөньяны камилләштерергә көч бирәсез.

Сезнең профессионализм, югары җаваплылык һәм тырышлык фән, мәгариф, дәүләт һәм иҗтимагый идарә үсешенә зур өлеш кертә. Сез үз потенциалыгызны кешелек эшчәнлегенең барлык профессиональ өлкәләрендә тормышка ашырасыз. Шул ук вакытта юмарт һәм нәзәкатьле булып каласыз. Без һәрвакыт сезнең ярдәмгә һәм аңлавыгызга таяна алабыз.

Бәйрәм белән, хөрмәтлеләребез! Барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын!

Сезгә исәнлек-саулык, язгы күңелле кәеф, тормышыгызда матур борылышлар, мәхәббәт һәм бәхет телим!»

КФУ ректоры

И.Р. Гафуров