Бәйрәм белән, кызлар!

Бүген 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне! Бәйрәмнең тарихы XX гасыр башына барып тоташа һәм ул хатын-кызларның тигез хокук һәм эмансипация таләп итүләре белән бәйле. 

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәт белән, «Darelfөnүn»

Фото «Яндекс картинки» порталыннан алынды.