Бөтен дөнья галимнәре КФУга җыелды

Шушы көннәрдә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында АКШ, Катар, Япония, Австрия һәм Ауропа илләре галимнәрен бер урынга туплаган «Жизнь геномов» дип исемләнгән зур семинар булып узды.

Семинар барышында РНФ гранты җитәкчесе һәм Агробиология фәннәре институтының әйдәп баручы галиме Такахиро Кикавада ангидробиоз (сусыз яши алу сәләте) өлкәсендәге фәнни эшчәнлек, Иркутск дәүләт университетының Биология фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре Дарья Бедуллина Байкал күлендә яши торган уникаль организмнарда уздырылган омикслы тикшеренүләр турында чыгыш ясады.

Әлеге семинар берничә ел рәттән уздырыла. Тик быелгы семинарда катнашучыларны төрле яңалыклар да көтә иде. Шундый яңалыкларның берсе —  кеше транскриптомикасы һәм геномикасы өлкәсендәге фәнни эзләнүләргә багышланган махсус секция. Доктор Халид Фахро «Геном катар» проекты һәм гарәп илләрендә шәхесләштерелгән медицина үсеше турында сөйләде.  Япониянең РИКЕН университетыннан килгән Ясухиро Муракава һәм Хидея Каваджи, шулай ук Гарри Перкинсон институтының геном лабораториясе җитәкчесе (Австралия) Fantom халыкара проекты эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Кунаклар әйтүенчә, әлеге семинар фән белән шөгыльләнүчеләр өчен гаять мөһим чара булган.