Бөтен дөнья татарча яза

27 октябрь көнне сәгать 13:00 бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

«Татарча диктант» 20 илдә һәм 60 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан. Казанда “Татарча диктант” 5тән күбрәк мәйданда узачак. Алар арасында Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да бар. Биредә акциянең популярлыгын истә тотып, актлар залыннан тыш өстәмә аудиторияләр дә бүлеп бирергә җыеналар. Эшләрне шулай ук институтның профессорлары һәм мөгаллимнәре тикшерәчәк.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Әлегә аның нинди буласы билгеле түгел. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр министрлыгы.