Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачык дип игълан ителде

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителә. Бүген дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы да бар иде. Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин «Проектлар аллеясе»ндә катнаша торган «Giylem Store», «Хәрәкәт», «Игезәкләр», «Mardesign», «Көзге очрашу», «Печән базары», «Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы» проектларының продукциясе белән танышып китте. Пленар утырыш вакытында спикерлар икетеллелек, милли яңарыш һәм татар яшьләре, белем һәм тәрбия темаларына чыгыш ясадылар.