Бөтенроссия Космонавтика көненә багышланган чара

4 апрельдә Питрәч районында «Татарстан – син ГАЛӘМ» акциясе узды. Чараны  «Кадрлар резервы» республика проекты катнашучысы Дамир Байгильдин оештырды.

Бөтенроссия Космонавтика көненә багышланган чарада өч мәйданчыкта барысы 500 йөз бала катнашты.

«Безнең акция — ул стандартларсыз укыту һәм шәхси үсеш синтезы. Акциянең максаты – һәр баланың яңа якларын һәм мөмкинлекләрен ачу, – ди Дамир. – Моннан тыш, безнең илнең тарихын белү һәм саклау да бик мөһим. Чарада без галәм турында сөйләштек, балаларга аның төзелешен җинел итеп аңлатырга тырыштык. Аларның йөзләрендәге елмаюларын күреп бер генә нәтиҗә ясарга була – чара бик шәп һәм файдалы узды».

Дамир командасының «космолёты» беренче тукталышын «Мин-Добротворец» социаль-иҗади проекты белән бергә Питрәч районының 8нче коррекцион мәктәп-интернатында ясады.

Анда укучы балалар интеллектуаль үсеш ягыннан бераз үзенчәлекле булсалар да, дәрес темасын яхшы үзләштерделәр.

Дәрес программасы махсус шундый балалар өчен әзерләнде. Команда вәкилләре дә мультфильм геройлары, пони, динозавр костюмнарын киеп чыгыш ясады. Бу балалар һәм алып баручылар арасында дустанә мөнәсәбәт тудырырга ярдәм итте.

«Безнең балалар гадәти мәктәптә укучылардан аерылалар. Алар өчен махсус уку-укыту программалары әзерләнә. Хәзер генә сизелмәсә дә, монда укучы күп баланың хәтере начар, кемдер мәгълүматны бөтенләй кабул итә алмый. Әмма менә шундый стандарт булмаган үзенчәлекле форма аларга бик ошады, — ди мәктәп-интернатның логопеды Марина Горшунова. — Алар мультфильмны игътибар белән карадылар, барысын да хәтердә калдырдылар. Бу аларның җавапларыннан ук сизелде. Балалар бу тема белән инде күптән таныш кебек тоелды хәтта. Шундый якты һәм матур чаралар белемгә уңай нәтиҗә бирәләр».

Соңрак балалар үзләре дә “Галәм станциясе”нә аяк бастылар. Биредә алар бер команда булып эшләү осталыгына төшенделәр. Бер мизгелдә классташ — космоновтка, пенал — сулы тюбикка, ә мәктәп формасы скафандрга әверелде. Балалар чын «Космос театр»ын күрсәттеләр.

Чарадан соң укучылар «Миңа бик ошады, рәхмәт сезгә», «Без бит үзебез чын театр ясадык», дип сөенде. Акция масштаблы флешмоб белән тәмамланды. 200 бала кулларына яшел, ак һәм кызыл кәгазьләр тотып «Татарстан – син ГАЛӘМ» дигән җөмләне төзде. Әлеге сүзләр белән оештыручылар Татарстанның мөмкинлекләре галәм кебек үк чиксез икәнлеген искәрттеләр.

«Шундый әһәмиятле көннәрне истә тотарга һәм бәйрәм итәргә кирәк. Балаларга Бөтенроссия Космонавтика көне турында шулай кызыклы итеп сөйләгәннәренә мин бик шат. Мондый чараларның беркайда да үткәрелгәне юк иде. Питрәч районы өчен бу зур дәрәҗә», — дип билгеләп үтте Питрәч районының “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге формированиесе җитәкчесе Наилә Таҗиева.