Бакчада шигъри слэм

Бүген Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче тапкыр Шигъри слэм үтте.

Кагыйдә буенча һәр шагыйрь бер минут эчендә үз әсәрләрен укый, һәр биш артык секунд өчен баллары бергә кими. Балларны тамашадан сайланган биш кеше бирә, бердән бишкә кадәр: шигырь өчен һәм уку остылыгы өчен. Иң кечесе һәм иң зурысы алып ташлана, калганнары кушыла. Алып баручылар теләге буенча жюри әгъзалары алышына ала. Баллары бер үк булган кешеләр тагын бер турда катнаша, анда бер генә шигырь укыла.

Шигъри слэмда яшь шагыйрьләрдән Рәзинә Сабирова, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Илүзә Мингәрәева, Гөлүсә Шиһапова, Айзадә Бәйрәмова катнаштылар. өлкән буын шагыйре — Хәнәфи Бәдигый чыгышы да  җылы каршы алынды һәм югары бәяләнде. Шулай ук үз шигырьләре булмаса да, башка шагыйрьләрнең дә әсәрләрен укучылар табылды. Бу слэмны тагын да бизәде һәм баетты.

Слэмның иң кызык һәм мавыктыргыч өлеше — Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина перфоменсы булды. Иң күп баллар җыйган 6 кеше икенче турга узды. Слэмның икенче туры 13 нче августта  башында булачак «Печән базарында» узачак.