Бала бәхете — студентлар кулында

«Сиңа кайчандыр ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтеп бетерү мөмкин түгел; әмма син бүтәннәргә ярдәм итә аласың!»

6 НЧЫ МАЙ көнне 18.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында хәйрия концерты булып узды. Концертны тулсынча КФУ студентлары һәм активистлары оештыруы да игътибарга лаек. Әлеге чараның максаты — җитди авырулар белән авыручы, хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы нәниләргә матди ярдәм күрсәтү. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә алды: кемнәрдер оештыручы, икенче берәүләр волонтер буларак балаларга ярдәм иттеләр. Концертта кемнәр катнашты соң? Менә алар:
— җырларын сәгатьләр буе тыңларлык АЙГӨЛ БАРИЕВА;
— күпме кызның хыялында булган МӨНИР РАХМАЕВ;
— әлбәттә инде,»АЙФАРА»;
— популяр җырчы ВЕРОНИКА КУЗНЕЦОВА;
— бик күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш ИЛНАР ЯЛАЛОВ;
— «Голос.Дети.» проекты финалисты СӘЙДА МӨХӘММӘТҖАНОВА;
-йөрәкләрне эретерлек сәләткә ия «КӨМЕШ КЫЛЛАР» скрипкачылар ансамбле

Балаларны бәхетле итү — безнең кулдан килә.