Казан Федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында “Интернет челтәрендә Бала” дип аталган халыкара форсайт-сессия узды. Чараны оештыручылар: Казан Федераль университетының Психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы, Казахстанның Алма-Ата шәһәре Абай исемендәге педагогика университеты, Татарстан Яшь укытучылар берләшмәсе.
Чара икенче ел рәттән ике дәүләт арасындагы чакрымнарны якынайта: Казахстанның Алма-Ата шәһәре Абай исемендәге педагогика университеты белән видеоэлемтә урнаштырыла. Быелгы форсайт-сессия җәмгыяттә кискен туган сорау — Хайп — мәсьәләсен чишү юлларын эзләде.
Яшүсмерләр тормышына көчле һәм тискәре йогынты ясаучы әлеге күренеш төрле яктан тикшерелде. Экспертлар рәтендә Татарстаннан: Иннополис мәктәбенең география укытусычы һәм Яшь укытучылар берләшмәсе вәкиле Дмитрий Сергеевич Шәкирҗанов, психолог Андрей Владимирович Мельников, Онлайн шәһес үстерү мәктәбе авторы һәм җитәкчесе Мария Сергеевна Веретенникова, Республиканың Антитеррорлык комиссиясе вәкиле Евгений Андреевич Антонов; Казахстаннан: Абай исемендәге педагогика университеты профессорлары Жумабаева Азия Елеупановна һәм Кдырбаева Азаткуль Ахметовна, мөгаллимә Екатерина Владимировна Рябова. Катнашучылар арасында башлангыч белем бирү һәм психология студентлары, илһам эзләүче тәҗрибәле укытучылар иде.
Чараның беренче өлешендә катнашучыларга 30 минут эчендә педагогик кейс мәсьәләсен чишәргә тәкъдим ителде. Хайп дип аталган әлеге мәсьәлә үз эченә тормышта еш очрый торган проблемалар җыентыгын алды: гаилә таркалу, баланың яңа даирәгә күнегү авырлыклары, яшүсмерләрдә девиант тәртип, ата- аналарның туган проблемага рацональ бәя бирә алмау, яшь укытучыларның тормышта нык кирәк булган тәҗрибә җитмәү.
Төркем фикерләре белән танышкач, экспертлар файдалы киңәшләре белән бүлеште. Чынлап та, психолог һәм укытучы арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлегенә яңа караш белән игътибар бирергә һәм, гомумән, Мария Сергеевна әйтмешли “…безгә кадәр уйлап чыгарылган сәпитне заманчалаштыру зарур (“модернизировать велосипед”) ”. Ягъни дәвер чаңы белән килеп туган проблемаларны заманча чишүдән курыкмаска кирәк: сыйныф белән антикафедә ял итүме, кызыклы һәм белем бирү программасына туры килгән вайннар (кыска видеолар) төшерүме, әмма тиз үзгәрә торган җәмгыять укытучыларны балалардан калышмаска һәм туры юлдан чыкмаска илһамландырырга өнди.
Форсайт-сессиянең икенче өлешендә «МДЖ» форум-театры Хайп проблемасының чагылышын сәхнәләштерде: ике яшүсмер, блогинг белән акча эшләү, якын-тирәдәге кешеләргә карата кырыслык, ике ана һәм мәктәп эшчеләре мөнәсәбәтләре киеренкелеге… Һәрбер катнашучы мәсьәлә чишүне тәҗрибәдә, сәхнә уенын туктатып “төзәтеп” карый ала иде. Тик, чын тормышта шикелле, кирәк мизгелдә дөрес сүзләр, дөрес адымнар башка тиз генә килә алмаска да мөмкин. Кайвыкытта, хәзерге заман яңалыклары, дәвер чаңы безне тирән борчуга сала. Тик һәрбер кеше туры юлдан чыкмаска, сабырлык саклап, сорауларга җавап эзләүне дәвам итәргә тиеш.