Бала күзе аша

Быел пандемия уңаеннан Бөек Җиңү бәйрәме бик тиз узды. Бу көнне күз яшьләре белән искә ала торган кешеләр бик күп. Дәһшәтле сугыш еллары олыларны гына түгел, сабыйларны да аямады. Еллар үтәр, әмма бу вакыйгалар калдырган җәрәхәтләр мәңге сыкрап торачак. Без, шушы вакыйгаларга “кечкенә” күзләре аша караган сугыш балалары белән сөйләшергә уйладык. 

Нияз Маликовка, сугыш башланган вакытта, нибары бер яшь була, әмма ачлык һәм бөлгенлек еллары аның бүгенгедәй күз алдына тора.

-Сугыш башланган вакытта миңа 1 яшьләр тирәсе иде. 1941 елның нояберендә әтине сугышка алдылар. Кызганыч, мин аны бөтенләй хәтерләмим. 1942 елның язында яраланган, шешенеп беткән, әмма иң мөһиме – исән-сау килеш әти өйгә кайтып керә. Савыгуы, аякка басуы була – июльдә аны янәдән алып китәләр. Бу юлы бөтенләйгә. Без ялгыз калабыз. 1943 елның 12 нояберендә Киевтан ерак түгел ул һәлак була.

-Әтисез калудан башка гаиләгезгә тагын нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

-Минемчә, сугыш вакытында иң күп иза чигүчеләр — аналарыбыз булгандыр. Безнең әни биш бала, 90нан арткан әби һәм бабай белән берүзе кала. Бер тиен акча юк, бөтен җирдә ачлык, алда – билгесезлек. Шуңа да карамастан, әби-бабай бакыйлыкка күчкәч, ул аларны тиешенчә озатырга акча таба. Әлегедәй хәтеремдә: әни, май һәм йомыркалар күтәреп, 40 км ераклыкта урнашкан Казанга китә. Җәяү. Анда малларын саткач, безгә зарыгып көтелгән икмәк алып кайта. Өстәвенә, салым да юньләп яшәргә бирми. Колхоз үзе түләмәсә дә, салымны бик әйбәт җыя торган була. Түләми калырга ярамый. Салым бар нәрсәгә салына, хәтта алмагачларга да. Салым агенты, кечкенә чактан ук, фашист буларак истә калган. Бу бер дорфа, каты күңелле адәм иде. Сыңар күзе булмаганлыктан, аны сугышка алмый калалар. Хәзер дә күзләремне йомсам, аны ачык күз алдына китерә аламдыр.

-Шушы кадәр авырлык күргәннән соң, Җиңү көне исегездә калдымы? Әллә ул еллар вакыйгаларын бернәрсә дә каплап китә алмадымы?

-Ничек кенә сәер тоелмасын, әмма Җиңү көнен бик начар хәтерлим. Ачлык кына анык истә калган. Бер вакыйга һаман да күз алдында тора. Әниемнән ашарга сорадым. Ул мине туңган бәрәңге калдыклары сакланган базга җибәрде. Алардан ашарга пешерергә уйлый. Менә кулыма миски тоттырдылар. Мин аны кабартмасыннан әйләндереп барам. Ләкин барып җитүгә кәефләр үзгәрде: каты суык бәрде. Бу май айлары булса кирәк, җылы көн. Ә мин үтә дә ябык идем. Күрәсең, шуңа көн суык булып тоелгандыр. Миңа ул вакытта 5 яшьләр чамасы иде.

-Ачлыктан бик күпләр җан тәслим кыла. Ә сез аны ничек җиңә алдыгыз?

-Минем хәтеремдә ачлык иксез-чиксез булып истә калды. Без аны хәтта сизми башладык, чөнки тук булуның нәрсә икәнен аңламый идек. Җәй айлары күпкә җиңел үтә: үскән бөтен әйбер ашарга яраклы. Кырда — төрле үләннәр, урамнарда – җиләкләр, үзебездә дә нәрсәдер үсә иде. Чия ботакларында сумала бүлтәйгәч тә, аны чәйнәп йөри идек.

Уйнарга вакыт кала идеме, әллә күбрәк олыларга ярдәм итергә туры килә идеме?

 Малайлар булганга, күрәсең, никтер гел сугышлы уйный идек. Атыша идек, фашистларны үтерәбез, имеш. Кул арбасы тотып печән, ботаклар ташыганнарыбыз, утын әзерләгәннәребез, җир сукалауларыбыз да хәтеремдә. Беренче тапкыр туйганчы икмәк ашаганнарымны әле дә оныта алмыйм. Ул көнне кино килгән иде, яңгырлы көн. Без кайтуга, әни яңа Казаннан әйләнеп кайткан иде. Өстәлдә киселгән икмәк белән тулы миски тора. Безнең өчен бу зур бәйрәм булды. Гомумән алганда, балачак бик күңелле үтте, шуңа балачак дип атала да бит инде ул.

Айгөл ХАРРАСОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең читтән торып уку бүлеге студенты.

Автор фотолары.