Мәдәният тәрбиясе аңлы рәвештә оештырылып, билгеле бер план белән, дөрес алымнар кулланып алып барылганда һәм тиешле контроль булганда гына яхшы нәтиҗә бирә.
Балага мәдәният тәрбиясе бирү әкиятләр сөйләүдән, укудан башлана. Сөйләү яки уку өчен әкиятне сайлый белүнең әһәмияте зур. Пәриләр, җен, бичура, убырлы карчык, шүрәле, су анасы, су кызлары турындагы әкиятләрне зуррак яшьтәгеләргә төрле хорафатларга ышанмый башлагач сөйләргә мөмкин. Кечкенә балалар өчен иң кулае – хайваннар турындагы әкиятләр. Бала үсә төшкәч, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагыл-дырган әкиятләргә дә күчәргә кирәк.
Баланың хыялын үстерүдә, тормыш турындагы фикерләвен киңәйтүдә төрле рәсемнәр карауның әһәмияте зур. Моның өчен балалар журналларында басылган картина яки гравюраларның төсле репродукцияләреннән яки фоторәсемнәрдән файдаланырга кирәк. Балаларга күрсәтү өчен рәсемнәрне теләсә нинди журналдан, әйтик, «Ялкын», «Салават күпере» һәм башка басмалардан табып була.
Мәдәният тәрбиясе бирүдә балаларны кинотеатрларга алып баруның мөһим чара икәнен онытмыйк. Гәзит, китап уку, театрга, кинога һәм күргәзмәләргә йөрү мөһим тәрбия чарасы булып тора. Шулай да ата-аналар, педагоглар баланың нинди фильмнар каравына игътибар итәргә һәм юнәлеш бирергә тиешләр. Баланың бик еш кино каравы пассив күңел ачуга гадәтләндерә, ул аңа тәэсир итми, вакытны бушка уздыруга кайтып кала.
Һәр шәһәрдә диярлек нинди дә булса музей яки галерея бар. Кайбер шәһәрдә музейлар бик күп, ләкин, кызганычка каршы, ата-аналар да, педагоглар да аларга бик сирәк йөриләр, еш кына аның мөһим тәрбия чарасы булуын оныталар. Ләкин музейда булуның да, югарыда әйтелгәнчә, өстән генә карап чыгуга әйләнеп калмавына игътибар итәргә кирәк. Чөнки музейлардагы экспонатларны бер баруда гына танып, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел.
Балаларны мәдәният тәрбиясе чараларына тартканда аларның фикер алышуда катнашуларына ирешү дә бик мөһим.
Шуна игътибар итик: мәдәният тәрбиясе бирү чарасы күңел ачу, вакытны бушка уздыру белән генә чикләнмәсен. Аны мавыктыргыч, тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия булырлык итеп оештырырга кирәк.