Балаларны кайсы телдә тәрбиялибез?

Авылыбыз уртасын бизәп, сабыйларны, аларның әти-әни, әби-бабайларын сөендереп тора торган балалар мәйданчыгы бар. Әлеге урын нәни егет-кызлар тавышыннан тынып тормый диярлек. Иртәнге яктан башлап, кояш батканчыга кадәр мәйданчык шау-гөр килеп тора. Авылыбыз зур, балалар саны да сөендерерлек.

Миңа да кайвакыт әлеге мәйданчык кунагы булырга туры килә. Сеңелем белән биредә еш булабыз. Бала-чага уенын күзәтеп, аларга сокланып, вакыт күңелле үтә. Сабыйларга сокланмый мөмкин дә түгел: һәрберсе үзгә, матур, самими. Тик гаҗәпләнү, уйлануларга да урын байтак биредә. Мине аеруча балаларның үзара русча сөйләшүләре аптырашта калдырды. Татар сүзләрен бөтенләй кулланыйча диярлек, рус телендә аралашалар. Татар халкы яшәгән, татар мәктәбе булган, элек-электән, буыннан-буынга сакланып килүче татар мохите сакланган әлеге чын татар авылында күзәтелә бит бу хәл. Татар гаиләләрендә, милли рухта тәрбияләнүче балалар, югыйсә. Кызык та, кызганыч та… Араларында татар телен белмәүче шәһәрдән кайтучы балалар бардыр дип юаныр идем, ләкин юк. Рус телен белү кирәк, әлбәттә. Шуңа да карамастан, әле яңа гына телләре ачылган сабыйларның туган телләрендә аралашмавы көендерә. Фикеремне тормыш тәҗрибәсе зур булган, өлкән кешеләр кебек “безнең чорда…”, дип дәвам итәм. Безнең балачак елларында, ягъни без үскәндә, рус телен югары сыйныфларда гына “чамалый” башлый идек. Бәлки бүгенге көн балалары, замана шартлары өчен бу уңай күренештер, ләкин киләчәк буында туган телдән читләшү хисе уянмасмы соң? Ни өчен аларга рус телендә аралашу кулайрак?

Республикабызның төрле почмакларыннан булган танышларым белән әлеге уңайдан фикер алыштык. Баксаң, мондый хәл бик күп район, авыл җирлекләрендә күзәтелә икән. Рус телендә тапшыру, мультфильмнар карау, уеннар уйнау — әлеге күренешне тудыручы төп сәбәпләрнең берседер мөгаен. Балалар өчен зур кызыксыну уяткан әлеге чаралар бүгенге көндә бик актуаль. Гаиләдә моңа юл куйсалар, әлбәттә.

Кечкенә вакыттан ук балада русча фикерләү урнашса, ул киләчәктә туган теле – татар теленең әһәмиятен таный алырмы соң?! Милләт язмышы киләчәк буынга зур өметләр баглый. Сабыйларыбызга татар тәрбиясе бирүдә сынатмасак, туган телебезнең аяныч хәлгә юлыгуына юл куймасак иде.

Диләрә Фәттәхова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.