Китап – тәрбияче. Ул күп кешеләр өчен бөек идеяләр дөньясын ачып кына калмаган, аларны шул идеяләр тантанасы өчен, кешеләр бәхете хакына һәм шул бәхеткә комачаулаучы киртәләргә каршы көрәш юлына да юнәлдергән. Китап тынычлык, алгарыш, демократия хакына булган күп кенә данлы эшләргә рухландырган һәм рухландыра.
Китапта безнең борынгы бабаларыбызның да, әтиләребезнең дә каһарманлыклары мәңгеләштерелгән. Китапларда чагылдырылган тарих сабаклары үткәннәрне белергә генә түгел, ә бәлки хәзерге тормышны аңларга һәм киләчәк хакына хезмәт итәргә дә өйрәтә.
Китап – тормышта киңәшче, иптәш, юлдаш ул.
Китап укый белү сәләте дә тиз генә бирелми. Ул озак һәм катлаулы процесс. Укытучылар һәм китапханәләрдә эшләүчеләр китап баланың дусты һәм киңәшчесе булсын өчен күп көч куялар.
Китап белән дус бала – укуда да алдынгы. Китап аның белемен киңәйтә, баланы ерак үткән һәм бүгенге тормыш белән таныштыра.
Китап сайлаганда, баланың яшен һәм кызыксынуларын да истә тоту зарур. Шулай да, китап укуны сыйныфларга бүлүнең шартлы булуын да онытмыйк.
Балалар китап уку белән беррәттән айлык гәзит һәм журналларны да кызыксынып күзәтеп баралар. Шуңа күрә һәр баланың холкына, кызыксынуларына туры килә торган көндәлек матбугатны алдыру баланың аңын, белемен үстерүдә бик мөһим эш.
Балаларга китап сайлауда булышу җиңел эш түгел. «III, IV, V сыйныфларда чагында мин аңа булыша һәм өй эшләрен тикшерә ала идем, ә хәзер ул миннән күбрәк белә, мин аңа ничек ярдәм итә алам соң?» — дип зарланучы ата-аналар да бар. Уку өчен китап сайлаганда да, шундыйрак хәл күзәтелә. Ләкин ул китапларның эчтәлеген белмәгәндә, укырга тәкъдим итүе кыен. Андый очракта укытучы яки мәктәп китапханәчесе белән киңәшләшергә кирәк. Баланы әдәбият белән кызыксындыру өчен кайбер әсәрләрне бергәләп уку һәм фикер алышу да бик файдалы.
Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский: «Китап уку – әле ул бернәрсәне дә аңлатмый. Нәрсә укырга һәм укыганны ничек аңларга – менә төп эш нәрсәдә», — дип киңәш итә. Баланың китап эчтәлеге турында уйлана белмәве, аның китапта сүз ни турында барганлыгын һәм әсәрдәге төп фикерне аңламыйча укуына китерә. Шуңа күрә ата-ана балаларга укый торган китапның эчтәлеге турында баласы белән фикер алышырга, аның әсәрне ничек аңлавы белән кызыксынырга тиеш.