Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуыннан сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һава шартларында да йөрергә чыгудан курыкмауларына, яшь туристлар өчен билгеләнгән кагыйдәләрне өйрәнеп, озаклап йөреп кайта һәм походлар ясый алуларына ирешергә тиешбез.
Гимнастика – физик культура эшенең иң әһәмиятле чарасы; ул билгеле бер күнегүләр системасыннан гыйбарәт аларның кайберләре – аерым мускуллар төркемен ныгыту, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын күнектерүгә юнәлдерелгән. Йөрү, йөгерү, сикерү, тизлекне саклау, шуышу, үрмәләү, йөзү, ыргыту һ.б. күп кенә күнегүләр хәрәкәтчәнлек, җитезрэк, үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белүне тәрбияләргә ярдәм итәләр; алар күчү, каршылык-ларны җиңү, каршы тору һәм һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерергә юнәлдергәннәр.
Җыйнап кына әйткәндә, яшь буынның сәламәтлеген ныгыту һәрдаим күз уңында булырга тиеш.