Бас, бас, эзенә…

2 август көнне Бөтендөнья татар яшьләре фестивале кысаларында «Калеб» яшь иҗатчылар хәрәкәте үз кичәсен оештырды. Ул татар халык биюләренә багышланган иде.

Əлеге чара класс-концерт форматында үткəрелде. Татар дəүлəт жыр һəм бию ансамбле яшьләре кунакларны татар биюенең нечкəлеклəре белəн якыннан таныштырып үттелəр. Кичәне Зөлфәт Закиров һәм Айгөл Нәҗипова алып бардылар.

Бию ничек туа? Татар биюе нинди элементлардан тора? Нинди хаталар булырга мөмкин? Бу кичә кысаларында менә шушы сорауга җавап табарга мөмкин иде.

Бию — бик күпләргә тоелган сыман сикереп йөрү генә түгел. Аның артында зур хезмәт һәм тырышлык ята. Татар биюләре бигрәк тә дәртле, сикерүләргә, төрле бормаларга бай булуы белән аерылып тора. Сәхнәләштерелгән барлык татар халык биюләре дә халыктан алынган. Бу уңайдан Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле игелекле эш башкара. Ул халыктан җыеп алынган бию мирасын бар матурлыгы белән кире халыкка кайтара. Әмма халык биюләре сәхнәгә менгән очракта зур эшкәртү уза. Хореограф аны баета, төгәл хәрәкәтләр кертә. Бу уңайдан ансамбль биючеләре махсус мастер-класс тәкъдим итте. Бер үк биюне халык ничек бии һәм сәхнәгә менгәндә ничек үзгәргәнен күрсәтте.

Бию ул төгәл һәм дәртле хәрәкәтләр генә түгел, матур, милли костюмнар да. Монда күп кенә хаталар китәргә мөмкин. Алып баручыларның әйтүенчә, хатадан егетләр дә, кызлар да хали түгел. Әйтик, күп кенә кызлар калфакны дөрес кимәгән кебек үк, егетләр дә түбәтәйне маңгай чәчләрен күрсәтмәслек итеп, алга батырып кими. Биюдә кечкенә генә хата да тискәре фикер калдырырга мөмкин.

Бу кичтә үзләре сәхнәгә чыгып биергә теләк белдерүчеләр дә юк түгел иде. Форумда катнашучылар Самара өлкәсендә биелә торган ярмәк вагы биюен биеделәр. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яшьләре дә «Канатлы яшьлек», «Балтач биюе», «Бондюг керәшеннәре», «Ярмәк вагы» биюләрен күрсәттеләр. Зал алкышларга күмелде. Сәхнәдә ут чыгарып биегән яшьләрне, чын мәгънәсендә сәхнә тузанын кагучыларны әле бик озак җибәрмичә тордылар. Әле кичә тәмамлангач та күбесе биючеләр белән фотога төште, алардан бию күнекмәләренә өйрәнде. Бу кичә дөньяның төрле кыйтгаларында яшәгән татар яшьләрендә үз милләтең, аның бай мәдәнияте белән горурлану һәм соклану хисе уятты. Афәрин!

Фотолар: https://vk.com/kalebtatar