К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында матур гадәт бар. Алар һәр елны сезонны премьера белән ябалар. 27 июнь кичендә театр тамашачыларга Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр. «Башмагым — jazz» спектакле джазлаштырылган мюзикл буларак эшләнгән.
Тарихка күз салсак, «Башмагым»ны иҗат иткәч, «Җәүдәт Фәйзи үзенә гасырлык нык башмак текте» диләр. Хак сүзләр. Әлбәттә, бүгенге премьерада Фәйзи музыкасы шактый стильләштерелгән, джазга якынайтылган булса да, барыбер күңелгә үтеп керә, артистлар уенына карап үзеңнең дә тыпырдап, баш белән чайкап утырганыңны сизми дә каласың. Әсәрнең язылу тарихына күбрәк тукталасым килә. Бөек Ватан сугышы вакыты. 1942 ел. Барлык мәдәният хезмәткәрләре Кайбыч районына окоп казырга җибәрелә. Фронт сызыгы биредән үтәчәк дигән куркыныч була. Халыкның рухы төшкән. Кешеләрнең кәефен, рухын күтәрерлек вакыйга кирәк була. Окоп казучылар арасында мәшһүр композитор Җәүдәт Фәйзи дә була. Бригада белән Гадел Кутуй җитәкчелек итә. Нәкъ менә ул Җәүдәт Фәйзигә халыкны эшкә җилкендерерлек әсәр язарга тәкъдим итә. Билгеле, юмор һәм музыка авыр минутларда яшәргә көч өсти. Җәүдәт Фәйзигә музыкаль комедия язу өчен 3 ай вакыт кирәк була. Премьера 1942 елның 1 мартында Казанда уза. Тамаша 3 сәгатькә тоткарлык белән башлана. Сугыш вакыты — һәр тамашачының документларын тикшерү шулкадәр озакка сузыла. Сәрви партиясен Галия Кайбицкая, Галимҗан ролен Фәхри Насретдинов башкаралар. Ильяс Әүхәдиев дирижерлык итә. Режиссеры Сөләйман Вәлиев-Сульва була. Либретто авторы — Таҗи Гыйззәт. Ул тарихка татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия — «Башмагым» либреттосының авторы буларак кереп кала. Таҗи Гыйззәт аны башкорт драматургы Хәбибулла Ибраһимовның нәкъ шул исемдәге пьесасы буенча яза. Драматург Таҗи Гыйззәт татар сәнгате тарихына беренче музыкаль комедия авторы буларак кереп кала. Либретто авторы пьесадагы комик һәм сатирик моментларны көчәйтә төшә. Музыканың нигезендә 18 гасыр уртасыннан билгеле «Башмагым» җыры ята. Музыкаль комедиянең кендеген башмакларын югалткан кыз тарафыннан җырлана торган «Башмагым» җыры тәшкил итә. «Башмагым»ның сәхнә язмышы бик бәхетле була. Аны бик күп телләргә (украин, үзбәк, тыва, рус) тәрҗемә итәләр. Бик күп профессиональ, үзешчән театрлар бу әсәргә мөрәҗәгать итәләр. Тинчурин театрында гына да мин белгән икенче куелыш. Моннан тыш аны Казан тамашачысына быел яз Уфаның «Нур» татар Дәүләт театры тәкъдим иткән иде.
«Башмагым — jazz» мюзиклының режиссеры — Рәшит Заһидуллин. Тамашада катнашыр өчен Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясеннән Гөлнара Байназарова чакырылган һәм биючеләр — Галимҗанның дуслары ролендә яңа артистларны да күрергә була иде. Режиссер материалны шактый үзгәрткән. Җиһан әби шактый яшәргән һәм ул шешәдәге төнәтмә урынына Фәхриягә парик алып килә. Мюзиклда шулай ук кайбер образлар төшереп калдырылган һәм партияләр кыскартылган.
Спектакльнең дирижеры һәм аранжировщигы – композитор һәм музыкант Ильяс Камал. Тинчурин театрының оркестры беренче тапкыр яңа ачылган чын оркестр чокырында уйнады. Куючы рәссам – Әсәл Исмәгыйлева.
Премьераны башка татар театры режиссерлары Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Әюпов, артистлар һәм галимнәр тамаша кылдылар.
Фотолар Тинчурин театрының «ВКонтакте»дагы рәсми төркеменнән алынды.