«Башваткыч»та кунакта

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы «Башваткыч» интеллектуаль-күңел ачу тамашасының чираттагы чыгарылышында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары катнашты.

«Башваткыч» интеллектуаль викторинасы – «ТНВ»телеканалының иң югары рейтинглы программаларыннан берсе. Программада җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән генә бүләкләнеп калмыйча, төп приз – автомобиль оту мөмкинлегенә дә ия. Журналистика һәм медиакоммуникацияр югары мәктәбе студентлары Алсу Мансурова, Адилә Закирова һәм Лилия Гыймазова шушы призны яулау өчен үз көчләрен сынады. «Журналистика» юнәлешенең «Яңа милли медиа» профиле буенча белем алучы бу кызлар башваткыч сорауларын бик тиз чиште. Бер үк вакытта алар университет тормышы, үзләре сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр, кызыклы иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар: җыр җырладылар, шигырь укыдылар, хәтта курайда да уйнап күрсәттеләр.

Ә менә студентлар телеканалның төп призы булган автомобильне ота алдылармы икән – бу сорауга җавапны 22 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә «ТНВ»телеканалындагы «Башваткыч» тапшыруын карагач белә алырсыз.

Алсу Мансурова, Гүзәл Гарифуллина,

Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары.