БДИ буенча иң зур күрсәткеч «лингвистика» юнәлеше буенча укырга керүчеләрдә

Казан федераль университетының көндезге уку бүлегенең бюджетына бакалавриатның һәм белгечлек программалары буенча беренче курска кабул ителгәннәрнең БДИ буенча уртача баллы билгеле. «Ул вуз буенча 78,68не (льготалы һәм максатчан керүчеләрне санамыйча) тәшкил итте,» —  дип белдерде КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров. Чагыштыру өчен — узган ел әлеге сан 77 балл иде. 

КФУ буенча БДИда иң зур балл җыючылар «лингвистика» юнәлешендә белем алачаклар. Аңа барлыгы 8 бюджет урыны бүлеп бирелгән һәм әлеге күрсәткеч 94,55 баллны тәшкил итте. Икенче урында бюджет өчен 4 урын бүлеп бирелгән һәм 93,83 балл җыйган укучылар белем алачак «мультимедиа журналистика» юнәлеше. Иң югары баллы абитуриентлар укыячак юнәлешләр рейтингында 7 бюджет урыны бүлеп бирелгән һәм 93,33 баллы «филология» юнәлеше.

КФУның уртача БДИ баллары иң югары белгечлекләре унлыгына тагын түбәндәге юнәлешләр керә: педагогик белем бирү (чит тел (инглиз теле) һәм икенче чит тел) — 92,56, көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика (92,42), юриспруденция (91,33), халыкара мөнәсәбәтләр (91,06), реклама иҗтимагый мөнәсәбәтләр (90,81), икътисад (90,8) һәм педагогик белем («рус теле һәм чит тел (инглиз)»  профиле буенча) — 89,72 баллны тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, 8 нче августта КФУда бакалавриат һәм белгечлекнең көндезге бүлегенә төп конкурс урыннарына укырга керүчеләрнең икенче боерыгы чыкты. Беренче һәм икенче дулкын боерыклары белән барлыгы 2512 кеше укырга керә. Россиянең 74 төбәге вәкилләре КФУ студентлары булды. БДБ илләре арасында иң күп вәкилләр Казахстаннан, 42 кеше.

Абитуриентлардан кергән гаризалар буенча лидер — «икътисад» юнәлеше: 21 бэджет урынына 1028 гариза бирелгән. Икенче урында — «юриспруденция» 29 урын өчен 1016 гариза кергән. Өченчедә — 836 гариза белән «лингвистика» юнәлеше.