БДИда 100 балл җыйган 170 абитуриент Казан университетына гариза тапшырган

Алтысы ике фән буенча югары баллга ия.

Казан федераль университетында абитуриентлардан тәүлеккә уртача гаризалар бирүнең артуы күзәтелә. Бу хакта Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте.

30 июльгә 21572 кеше 45000 гариза тапшырган.

«Августның беренче яртысында абитуриентларның күпләп килүе  көтелә. Бүген 5330 бюджет урынына 27800 гариза бар», — ди  Олег Бодров.

Укытуның бюджет формасына гаризалар саны буенча лидерлар рәтенә: Халыкара мөнәсәбәтләр институты — 3418, Идарә, икътисад һәм финанслар институты ­- 2815, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты — 2745 һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты — 2646 керә.

«Контракт нигездә кабул итү планы 10648, бүгенгә 16673 гариза бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лидер институтлар исемлеге шул ук «, — диде О.Бодров. — Без тәүлектә гаризалар тапшыруның  үсешен күзәтәбез, хәзер ул 1720не тәшкил итә. Бу россиялеләрнең БДИ нәтиҗәләрен алуы, вуз сайлау турында карар кабул итүе турында сөйли».

Чит ил студентлары турында сөйләгәндә, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе кереш сынауларының ике дулкыны инде узуын, 5-18 августта өченче дулкын булачагын әйтте. Белем бирүнең контракт формасына 1397 килешү төзелгән, шулардан чит ил гражданнары тарафыннан — 1308. Сүз уңаеннан, чит ил абитуриентлары арасында иң күп гаризаларны Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан гражданнары тапшырган.

«Чит ил абитуриентларын укырга кабул итү турында беренче боерык киләсе атнада планлаштырыла. Быел боерыкларның басылып чыгу көне БДИ тапшыруны күчерү белән бәйле рәвештә күчте. Әгәр узган елда беренче «бюджет» приказы 29 июльдә басылып чыкса, быел — 22 августта, алга таба 24, 26 августта һәм контракт приказы — 31 августта чыгачак», — диде Олег Бодров.

30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, БДИда йөз балл җыйган 170 абитуриент кабул итү комиссиясенә документларын тапшырган, өстәвенә, алтысы ике фән буенча югары баллга ия.

Шулай ук шушы көннәрдә 2021-22 уку елында ведомство буйсынуындагы мәгариф учреждениеләренә керү өчен кирәкле минималь балларны билгеләү турында боерык проекты да игълан ителде. Тиешле документ Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Аның белән норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында танышырга мөмкин.

Югары уку йортларына керү өчен җәмгыять белеме буенча 45 баллдан да ким булмаска тиеш. Рус теле, шулай ук әдәбият һәм география буенча минималь бусага 40 балл тәшкил итә. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча укырга керүчеләргә 44 баллдан да ким җыймаска кирәк. Тарих һәм чит тел буенча булган таләпләр кимрәк  — 35 һәм 30 балл. Шулай ук математика, физика, химия һәм биология өчен  39 баллдан да ким җыймаска кирәк.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, regulation.gov.ru, фото: Александр Кузнецов