БДИда 399 балл җыйган Рамил Баһвиев Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучысы Рамил Баһавиевка укуында уңышлар теләде. Ул Бердәм дәүләт имтиханнарын 399 баллга тапшырган. Аны Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәгә чакырганнар. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстан Президенты бу очрак чыгарылыш сыйныф укучыларының татар гимназиясендә белем алуын һәм югары нәтиҗәләргә ирешүен күрсәтүен әйтте», — диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Рамил Баһавиевның әти-әнисенә рәхмәт әйтте. Тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук Казан федераль университетына чыгарылыш сыйныф укучысына игътибар белән карарга кушты. «Мондый сәләтле балаларга һичшиксез аерым игътибар бирергә кирәк», — диде ТР Президенты.

Бүгенге киңәшмә Рамил Баһавиев чыгышы белән ачылды. Ул татар гимназиясендә уку процессы турында сөйләде һәм Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге  Математика һәм механика институтына укырга керү планнары белән уртаклашты.

«Татар-Информ».