БДИда студентлар күзәтчелек итәчәк

Татарстанда югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасыннан дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларын һәм җәмәгать күзәтүчеләрен укыта башладылар. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2019 елда Бердәм йомгаклау аттестациясен үткәрү кампаниясенә җәлеп ителгән югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасыннан дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларын һәм җәмәгать күзәтүчеләрен укыта башлады”, — диелгән ведомство хәбәрендә.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын укыттылар. Мондый дәресләр Казанда, Чаллыда (Кама аръягы районнарында) һәм Бөгелмәдә (республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында) узачак.

Быел дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорында 11 сыйныфны тәмамлаучы 16 329 укучы катнашачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры 27 майдан – 1 июльгә кадәр узачак.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.

Фото: https://regnum.ru/pictures/2141897/1.html