БДИның куркыныч яклары нидә?

 

Бу көннәрдә чыгарылыш мәктәп укучыларының кызу урак өсте — БДИ тапшыру вакыты. Бу уңайдан Казан федераль университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы Илшат Гафуров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә БДИга карата фикерләрен белдерде.

ege_2016

Казан Университеты җитәкчесенең сүзләренә караганда: теләсә нинди яңалык һәрвакытта да каршылык уята. Аңа карамастан, БДИның, һичшиксез, уңай яклары бар. «Университетларда коррупция саны кимеде. Хәзер студентларны университетка кабул итү автомат рәвештә алып барыла» – ди спикер. «Хәзер төрле регионда яшәүче абитуриентларның дәрәҗәле университетта уку мөмкинлеге туа. Минем, үз вакытында, МГУга керергә кыюлыгым җитмәде. ЧөнкиМГУда элита гына укый дигән сүз чыккан иде».

БДИның тискәре яклары турында да әйтеп китте Илшат Гафуров. Аның фикеренчә: «БДИ барлык укучыларны бер чик астына кертә. Шул сәбәпле,киләчәктә студент булгач, алар үз белемнәрен укытучы алдында кирәкле дәрәҗәдә күрсәтә алмыйлар. БДИ вакытында без абитуриентларның ни дәрәҗәдә белемле икәнен, потенциалын күрә алмыйбыз. Шул сәбәпле кайбер белгечлеккә керер өчен, БДИдан тыш, аерым өстәмә профиль экзаменнар булуын теләр идек» – ди ул.

Илшат Гафуров фикеренчә, әлеге юнәлештә эш алып барыла. Мәсәлән, БДИ балларыннан тыш, чыгарылыш укучыларының портфолио булуы исәпкә алына, ГТО нормативлары буенча алтын значогы өчен өстәмә баллар куела.

КФУ ректоры 2-4 курсларда уку йортыннан сессия вакытында төшеп калган студентлар саны күп икәнен билгеләде. «Университетта уку җиңел түгел. Адаптация вакыты булу сәбәпле, гадәттә без 1 курс студентларына каты бәрелмәскә тырышабыз» – ди ул.

«БДИ турында фикерләр бик күп, ләкин аның шактый уңай яклары да бар. Иң мөһиме укучылар имтихан алдыннан булган дулкынлануны, психозны җиңәргә тиеш. Моңа күнегергә генә кала» – дип тәмамлады сүзен Илшат Гафуров.

3881621

Илүзә Галимҗанова. Мәгълүмат tatpressa.ru cайтыннан алынды.