Белем артыннан — КФУга

Быел университетыбызны 80 илдән 3200 чит ил студенты тәмамлады. Киләсе уку елында фаразлар буенча бу сан 4000гә җитәргә тиеш.

«Чит илдән килүчеләр күбрәк икътисадый, фундаменталь медицина һәм биология, халыкара багланышлар һәм көнчыгышны өйрәнү, филология, геология һәм нефть-газ технологияләре юнәлешләрен сайлыйлар,» — ди КФУ Тышкы элемтәләр буенча департамент директоры Андрей Крылов. — Аннан соң популярлык буенча исемлекне юридик, социаль-психологик белем бирү, психология һәм педагогика алып тора. Химия, физика, математика, инженерия предметларының катлаулы булуы сәбәпле аларга сорау аз.»

00c5b044da0887000122c8fc9862b67d

Чит илдән килүче студентларга КФУда рус теле белән беррәттән инглиз телендә дә белем алу мөмкинлеге тудырылган.

«Институбызның 22%ын чит илдән килгән студентлар тәшкил итә. Моннан тыш аларның яртысыннан артыгы ерак илләрдән, ә калганнары — БДБ илләреннән. Алар биология юнәлешендә рус телле программаларда бакалавриатта, магистратурада, аспирантурада укыйлар. Инглиз телендә медицина юнәлешендә программалар тәкъдим итәбез. Болар — «дәвалау эше» һәм «стоматология». Шунысы кызык, БДБ илләреннән абитуриентлар рус телле программаларны да, инглиз телендә бара торганнарны да сайлыйлар,» — дип билгеоләп үтте КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары Әнисә Гомәрова. Бүген әлеге институтта дөньяның 40 иленнән килгән студентлар белем ала. Быел Германия, Израиль, Кытай, БГӘ һәм башка илләрдән гаризалар алынган.

Инглиз телендәге мәгариф программаларының артуын билгеләп үтәргә кирәк. Андрей Крылов сүзләренә, быел университетта инглиз телендә 9 юнәлеш буенча яңа магистрлык программалары кертелгән.

Чит илдән килүче студентлар контингенты турында сүз йөрткәндә алар арасында БДБ, Азия, Африка, Америка һәм Европадан килгәннәр бар. Әлеге ситуацияне алга таба да үзгәртү планлаштырылмый.

«Безгә килүчеләр еш кына рус телен өйрәнергә телиләр. Алар күп түгел, ләкин бар. Аларның күбесе Европадан яки Америкадан киләләр. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән безгә белгечлек артыннан киләләр. Уку һәм тору алар өчен монда Европага караганда 2-3 тапкыр арзанрак,» — диде Андрей Крылов.