Белем көне белән!

6c32c367b068fd8dca861b0483b29a371 сентябрь дип әйткәндә ни өчендер көз башы да түгел, яңгырлар да түгел, бакчадагы пешкән җиләк-җимеш тә түгел, ә нәкъ менә мәктәпкә, университетка укырга барган көн күз алдына килә.

Ә уку елы һәм уку диңгезе уңышлы булсын өчен берничә компонентның булуы мөһим.

Беренчедән, корабль-«мәктәп» нинди. Әгәр дә ныклы һәм җиһазландырырлган икән, аның белән еракларга китү мөмкинлеге бар. Ә КФУ нәкъ менә шундыйлардан.

Икенчесе, һава торышы. Белем алырга килгән студентның күңелендә гарасатлар уйнарга тиеш түгел. b_A76FCB64-FD02-4C86-80B3-A063B9B09474Өченчесе рульдәге штурман — ректор. Университетны карап тору, аны ныгыту, җиһазландыру, студентларга киләчәккә юллар ачу аның карамагында. Кирәк икән, ул корабльне Сингапурга юнәлтә, кирәк икән, Япониягә.

Дүртенчесе — капитаннар… Белем диңгезендә капитаннар күп була. Алар — укытучылар. Кайсы капитан яхшырак дәрес аңлата, кайсы остарак, кайсы белемлерәк һәм укучыга карата мәрхәмәтлерәк, корабльдәге юнга-студентлар шулар артыннан барачак.

Һәм бишенчесе, юнга -студент үзе. Кирәк икән ул каютага кереп утыра, үз дөньясы белән дә яши ала. Кемнәрдер китапта язылганнарны гына ятлап барачак, кемнәрдер палубага чыгып, күк җисемнәренең хәрәкәтен үзе күзәтеп, тормышны үзе өйрәнер сәләткә ия булачак.kpmg_1s_scr

Нәкъ менә әлеге биш компонент та тулы булган очракта, балалар, һичшиксез, студент тормышы уңышлы булачак.

Без исә барыгызны да белем көне белән котлыйбыз! Юлларыгыз уңышлы, көннәрегез аяз, корабларыгыз нык булсын! Белем көне белән!