Белем көнендә нишлибез?

Иртәгә, 1 нче сентябрь — Белем көне! Республикабызның мәгариф оешмаларында яңа уку елы башлана. Бу чара һәр елдагыча Казан (Идел буе) федераль университеты да ныклап әзерләнә.

Иртәгә, 10 сәг. 30 минутта, барлык беренче курс студентларын «Казан» гаилә үзәге янында үтәчәк Вузара белем көнен билгеләп үтәргә чакыралар.

Аннан соң институтларда, факультетларда җитәкчеләр белән очрашулар, зур документ — студент билетын тапшыру тантанары булачак.