“Эхо Москвы” радиосының баш мөхәррире Алексей Алексеевич Венедиктов кирәк түгел, ди. Аның уйлавынча, журналист үзен бары тик эштә, практикада гына күрсәтә ала. Ә чыннан да, журналистка укып кына журналист булып буламы? Әллә инде югарыдан бирелгән сәләт булмаса, юкка тырышырга да кирәкмиме?
Кеше тумыштан нәрсәгә булса да тартыла. Хобби булсынмы ул, вакыт уздыру гына булсынмы, әмма без һәрвакыт нәрсәгәдер өстенлек бирәбез. Мин балачактан ук рәсем ясарга яратмыйм. Кызык түгел миңа ул. Ә менә китап уку – минеке. Бәлки, язу теләгем дә китап укудан барлыкка килгәндер: китап битләрендәге акыллы фикерләрне минем дә кабатлыйсым килде. Кешене бит язарга өйрәтеп була. Әмма журналистның миссиясе – язу гына түгел. Ә батырлыкка, курыкмыйча үз сүзеңне әйтә алуга, бәйсезлеккә өйрәнеп булмый. Син я шундый булып туасың, я юк.
Мин журналистика юнәлешендә укыйм, монда укуыма үкенмим. Әлегә теория өйрәнәбез. Сүз дә юк, кирәктер инде теорияне белү, әмма безгә практика, эш, хәрәкәт тә кирәк. Без бит булачак журналистлар бит. Ә бу өлкә актив, тиктормасларны ярата. Венедиктов та, ничаклы тәҗрибәле генә булмасын, иң элек журналистның белемен сорамый, аның сүзләренә, фикер йөртүенә игътибар итә.
Димәк, журналист булыр өчен, әлбәттә, профессиональ белемле булу мөһим. Аңардан башка сиңа, нинди генә талантлы булсаң да, игътибар бирмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә, Ленин әйтмешли, укырга, укырга һәм укырга! Шул ук вакытта бирелгән сәләтләреңне үстереп, үзеңне камилләштереп тә куйсаң – алтын булачаксың!
Әдилә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.