Белем туплыйсымы, өчпочмак ашыйсымы…

Ниһаять, 12 сәгать буена гөрләп торган “Смена” үзәгендә тынлык урнашты. Күптән көтелгән грандиоз чара – JADIDFEST фестивале бер сулышта узды да китте. Әйе, кышның беренче көненә аяк баскан мәлдә Казаныбызда татар мәдәниятенең иң күләмле чараларның берсе – ачышлар һәм шәһәрчеләр фестивале узды. Каверлар, нон-стоп, электрон музыка, стереотипсыз милли мода… Кызыкмы? Ә иң мөһиме бар да заманча һәм татар телендә бит!

Бирегә килгән бер генә кунак та вакытын бушка уздырмады. Кемнәрдер үзләрен рухи яктан баетуны отышлы күрсә, икенчеләре аң-белем дәрәҗәсен күтәрүгә өстенлек бирде. Татарстанның төрле урта белем бирү оешмалары укучыларының 20дән артык проектлары тәкъдим ителгән иде. Һәрберсенең үз стиле, үз җәлеп итү алымы һәм татар теленә шәхси карашы бар.

Бөгелмә муниципаль районы Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары оештырган «Шәхесләребез» дип исемләнгән күпфункциональ милли өстәл уены да әнә шундыйлардан. Киң җәмәгатьчелекне татар мәдәнияте, тарихы, бөек шәхесләре белән таныштыруны төп бурычлары итеп сайлаган алар.

Татарча мультфильмнар, башваткыч, телефон кушымталары, өстәл уеннары, фәнни тикшеренү проектлары һәм тагын бик күп кызыклы яңалыклар кунакларның күңеленә хуш килде. Башкача мөмкин дә түгел, биредә иң кечкенә кунакларны да зурлап каршы алдылар. Балалар өчен махсус мәйданчыклар да булдырылган иде. Әти-әниләре 4 сәгатькә сузылган белем бирү интенсивында милли дизайн белән танышкан арада, нәниләр күңел ачып, үз куллары белән уенчыклар ясап, вакытларын файдалы итеп уздырдылар. Дизайн дигәннән, татар орнаментлары белән чигеп ясалган кул эшләнмәләре дә берәүне дә битараф калдырмады. Чәчәкле изүләр, брошь, алка, муенса-беләзекләр чарага ямь өстәп, мондагы милли атмосфераны тагын да тулыландырыбрак тордылар.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, кунаклар белем туплау һәм яңа ачышлар ясау белән беррәттән, татар халкының иң тәмле ризыкларыннан саналган өчпочмаклардан да авыз итә алдылар. Фестиваль ошадымы дигән сорауга бер тавыштан “әйе” дип җавап бирүләре турында әйтеп тә торасы юк. Чөнки мондагы җылылык, мондагы күтәренке кәеф һәм монда алган белемнәр һичнәрсә белән чагыштыргысыз.

Инзилә Хөсәинова. Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникаһияләр югары мәктәбе студенты.