Белоруссия һәм Россия яшьләре Брестта очрашты

Казан федераль университеты студентлары делегациясе Беларуссиядән кайтты.

18-23 июньдә Брест шәһәрендә немец-фашист илбасарларыннан Белоруссияне азат итүгә 75 ел тулуга багышланган студентлар яшьләре Спартакиадасы узды. КФУ студентлары мини-футбол, йөзү һәм ир-атлар баскетболында Россия Федерациясенең җыелма командасын тәкъдим иттеләр.

Спартакиада Беларуссия һәм Россия мәктәп укучылары һәм студентлар командалары арасында традицион ярыш булып тора. Чараның төп бурычы-ике илнең балаларының һәм яшьләренең дустанә элемтәләрен ныгыту. Россия командасы составында күптән түгел Казанда тәмамланган Россия АССК чемпионаты җиңүчеләре дә бар. Казан федераль университеты студентлары мини-футбол, йөзү һәм ир-атлар баскетболында Россия Федерациясе җыелма командасы өчен чыгыш ясадылар. Казан университеты баскетболчылары Спартакиаданың чын триумфаторлары булдылар. Алыр алтын медальләр белән бүләкләнде.

КФУ спортчылары шулай ук шәхси зачетта да үзләрен күрсәттеләр. 100 метр дистанциядә брасс белән икенче урынны Гөлинә Камалиева алды, аның нәтиҗәсе – 1:24:63. Ирекле стиль белән 100 метр араны 53:73 вакыты белән йөзеп Дима Чувилькин өченче урында калды.

“Безнең җыелма команданың географиясе шактый киң булып чыкты: Себер, Урал, Идел буе, Үзәк Россия, Мәскәү һәм Көньяк федераль округ Югары уку йортлары студентлары Брестка юл тотты” –дип уртаклашты “Казан юлбарыслары» студентлар спорт клубы рәисе Ренат Мингалеев.

“Сәфәребез бик уңышлы үтте. Брестта спорт өлешеннән тыш киң мәдәни программа да планлаштырылган иде.Экскурсия белән Брест ныклыгы, Беловеж пущасында булдык. 22 июньдә сугыш хәрәкәтләренең реконструкциясен карадык. Беренче тапкыр Беларуссиядә Россия җыелма командасы өч алтын медаль яулый алды, бу да горурлык өчен сәбәп»- ди Ренат.

Котлауларга без дә кушылабыз, афәрин!

Айдар ГАЛИМОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.