Бер күрешү — үзе бер гомер

Кичә «Darelfөnүn»челәр — Ләйлә Сабирова, Раил Садретдинов, Айгөл Абдрахманова (шулай ук «Ялкын» журналы журналисты) һәм КФУ татар журналистикасы кафедрасы доценты Резидә Зәйни Балтач гимназиясе укытучылар һәм укучылары белән очрашуда булды. Килгән кунаклар укучыларны Казан федераль университеты, ә төгәлрәк итеп әйтсәк, татар журналистларын әзерли торган кафедра эшчәнлеге,   «Darelfөnүn» студентлар газетасы, үзләре белән таныштырдылар, махсус әзерләнгән мастер-класслар үткәрделәр. Укучыларга бигрәк тә Айгөл Абдрахманова үткәргән пресс-конференция уены ошады. Анда Балтач гимназиясенең актив укучылары кунак булдылар, ә калганнар үзләрен чын журналист итеп тоя, курыкмыйча сорау бирә алды.

Хуҗалар үзләре дә әзерлексез түгел иде. Кунакларны алар Тукай туган көненә багышланган кичә, төрле җыр-шигырь сөйләп каршыладылар. Анда гадәт буенча сөекле шагыйребезне шагыйрь итеп кенә түгел, ә журналист итеп белүләре дә ачыкланды.

Кунакка күчтәнәчсез йөрмиләр, билгеле. Очрашу мәктәп китапханәсенә файдалы китаплар тапшыру мизгеле белән тәмамланды. Ә хәзергә әлеге очрашудан махсус әзерләнгән фоторепортаж.